+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
20 Августа , 13:50

Җинаятьчел төркем әгъзасы тоткарланды

Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Махсус техник чаралар бюросы һәм Федераль иминлек хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе хезмәткәрләренең үзара килешенгән хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә, җинаятьчел төркемдә катнашучы - Пермь краенда яшәүче 19 яшьлек кеше тоткарланды. Фигурант мошенник колл-үзәкләренең эшен тәэмин иткән схемаларда катнашкан.

Җинаятьчел төркем әгъзасы тоткарландыҖинаятьчел төркем әгъзасы тоткарланды
Җинаятьчел төркем әгъзасы тоткарланды
Хокук сакчылары мәгълүматлары буенча, җинаятьче махсус җиһазлар һәм күп санлы SIM-карталар кулланган. Бу закон белән саклана торган компьютер мәгълүматыннан хокуксыз файдаланырга һәм Русия Федерациясенең төрле субъектларында яшәүчеләргә шалтырату оештырырга мөмкинлек биргән.

Мондый техник база ярдәмендә мошенниклар номерларын алмаштырып шалтыратканнар. Мондый хәйлә аферистларга төрле сылтаулар астында гражданнардан акча алдыру өчен үзләрен банклар, дәүләт структуралары яки башка оешмалар вәкилләре итеп күрсәтергә ярдәм иткән, .

Өстәвенә, 2026 елның февралендә җинаятьче социаль челтәрләрнең берсендә икенче затка рәсмиләштерелгән виртуаль карта сатып алган. Ул аны законсыз финанс операцияләре уздыру өчен файдаланган. Җинаятьчеләр шулай итеп акча хәрәкәтенең эзләрен яшерергә тырышканнар.

Тоткарланучы үз гаебен таныган. Фигурантның яшәү урыны буенча тентү барышында компьютер техникасы, кесә телефоннары һәм төрле элемтә операторларының 450 сим-картасы алынган.

Җинаять эшләре кузгатылган.

Хәзерге вакытта тоткарланучы сак астында. Хокукка каршы эшчәнлекнең барлык шартларын һәм җинаять схемасының башка катнашучыларын ачыклауга юнәлтелгән чаралар дәвам итә.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас