+16 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
25 август , 03:30

Яхшы фильмнар күбрәк булсын!

Киләсе елда Башкортстанда кинематографны үстерүгә 20 миллион сум юнәлтеләчәк.

Яхшы фильмнар күбрәк булсын!Яхшы фильмнар күбрәк булсын!
Яхшы фильмнар күбрәк булсын!

Хөкүмәтнең атналык киңәшмәсендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров хәрби бурычларын үтәгәндә батырлык күрсәткән СВО яугирләрен бүләкләде.

Генерал Шәйморатов ордены ─– Русия Оборона министрлыгының танк батальонын тәэмин итү взводының хуҗалык бүлеге командиры Павел Пстыгага, генерал Шәйморатов медале 3нче мотоукчылар батальонының отделение командиры Рим Әмирхановка тапшырылды. Шулай ук, республика җитәкчесе тантаналы рәвештә спорт гимнастикасы буенча Европа беренчелеге җиңүчесе Полина Дмитриеваны һәм аның остазы Елена Кайгулованы бүләкләде. Елена Кайгулова Башкортстанның Мактау грамотасына лаек булды, ә яшь спортчы Полина Дмитриева Башкортстан Башлыгының Рәхмәт хатын алды. Радий Хәбиров яшь гимнастканың әти-әнисе Антонина һәм Юрий Дмитриевларга рәхмәт белдерде.

Уфада булачак математика лицей-интернатына беренче совет ЭВМнарын төзүче Бәшир Рәмиев исеме биреләчәк. “Ул безнең якташыбыз, Баймак районыннан. Минем карашка, бу дөрес карар булачак”, ─– дип шәрехләде Радий Хәбиров. Шулай ук, уку йортына керү урынында билгеле галимгә һәйкәл куелачак.

Төбәк Башлыгы республика педагогларына ярдәм итүгә юнәлтелгән указга кул куйды. Документ укытучыларга, мәгариф ресурсларына һәм музейларга түләүсез керү мөмкинлеген, остазлыкны үстерү һәм дәүләт бүләген гамәлгә куюны да кертеп, ярдәм күрсәтүне күздә тота. Радий Хәбиров билгеләп үтүенчә, педагогларның бөтен карьералары дәвамында өзлексез һөнәри үсешен тәэмин итәргә кирәк. Мәгариф министрлыгына бу процессны көйләү, шулай ук яшь укытучылар өчен остазлык системасын оештыру йөкләтелде.

Муниципаль сәүдә өлкәсендә белгечләр ассоциациясе сатып алу эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге индексы рейтингына йомгак ясады. Башкортстан абсолют лидерлык өчен диплом алды. Киңәшмәдә Радий Хәбиров Көндәшлек сәясәте буенча дәүләт комитеты коллективын котлады. Нәтиҗәләр “Пермь дәүләт сатып алулары – 2026” Бөтенрусия конференциясендә яңгырады. Гомумән алганда, Башкортстан дүрт номинациядә җиңде, шул исәптән конкурс торглары нәтиҗәсендә ирешелгән экономия буенча.

Башкортстанда шикәр заводлары тикшереләчәк. Профильле комиссиягә Авыл хуҗалыгы министрлыгы, “Россельхознадзор”, Дәүләт техника күзәтчелеге һәм башка ведомстволар вәкилләре керде. Республика вице-премьеры, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов хәбәр итүенчә, бу шикәр чөгендерен вакытында һәм сыйфатлы хәзерләү өчен кирәк. “Чишмә шикәр заводының матди-техник базасы 19 августта кабул ителде, Раевканыкы 25 августта тикшереләчәк. Заводны эшләтеп җибәрүнең планлаштырылган датасы — 1 сентябрь”, – дип шәрехләде Илшат Фазрахманов.

Башкортстан Башлыгы 2027 елга кинематографны үстерүгә 20 миллион сумга якын акча салырга боерык бирде. “Бу процессны туктатырга ярамый. Яхшы фильмнар бар, һәм аларны күрсәтү зарур”, ─– дип ассызыклады Радий Хәбиров.

Шулай ук, төбәк җитәкчесе “Салават токымы” фильмын прокатка чыгаруны оештырырга кирәк, дип белдерде. Бу анимацион фильм күрсәтүгә әзер диярлек. “Төньяк амурлары” фильмы геройларының турыдан-туры токымы булган биш сугышчының язмышы аша мәктәп укучылары һәм алар белән бергә тамашачылар да Шәйморатовның һәм легендар 112нче башкорт кавалерия дивизиясе сугышчыларының батырлыгына шаһит булачак. Бу –─ чын батырлык, ата-бабалар турында истәлекне һәм Ватанны саклаучылар хакында дөреслекне саклауны дәвам итүче буыннар бәйләнеше турындагы тарих.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас