1. Нәрсә ул “ИнформУИК”?
Бу – Русия Үзәк сайлау комиссиясе проекты, ул кешеләргә алда торучы сайлаулар турында күбрәк мәгълүмат алырга ярдәм итә. Исегезгә төшерәбез, 18-20 сентябрьдә илдә күпдәрәҗәле сайлаулар узачак. Дәүләт думасына партия исемлекләре һәм бер мандатлы округлар буенча узучы сайлаулардан тыш, Башкортстанда берничә башка сайлау кампаниясе билгеләнгән. Мәсәлән, уфалылар Уфа шәһәр Советына депутатлар сайлаячак, Авыргазы һәм Белорет районнарында – авыл Советлары депутатларын, Кизил округында (аңа Әбҗәлил һәм Баймак районнарының берничә биләмәсе керә) Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатын өстәмә сайлаулар билгеләнгән.
Мәгълүмат күп, аларда буталырга да мөмкин. Гомумән, Үзәк сайлау комиссиясендә әлеге сайлау алды кампаниясен соңгы елларда иң катлаулыларның берсе дип атыйлар. Шуңа күрә кешеләргә даталарны, кандидатларны, бюллетеньнәрне һәм башкаларны ачыкларга ярдәм итү өчен участок комиссияләре әгъзаларын җәлеп иттеләр. Алар сайлаучыларга бөтен нечкәлекләрне аңлату өчен йортлар, фатирлар буйлап йөриячәк, предприятиеләргә киләчәк. Шулай ук, алар, әгәр кеше авырып, сайлау участогына килә алмаса, өйдә ничек тавыш бирергә, сайлаулар көннәрендә каядыр китәргә туры килсә, нишләргә кирәклеген аңлатачак.
2. Обходчикларның белеме җитәрлекме?
Проектта катнашучыларның барысы да сайлаулар турындагы мәгълүматны төгәл һәм ачык итеп җиткерү өчен бердәм федераль стандартлар буенча мәҗбүри уку уза. Шулай ук, мөмкин кадәр күбрәк кешеләрне колачлау өчен маршрутларны дөрес планлаштырырга, мобиль кушымта белән эшләргә өйрәнәләр, анда обходларның нәтиҗәләрен теркәп барачаклар, обход барышында килеп чыгарга мөмкин булган штаттан тыш хәлләрне өйрәнәләр һ.б. Шәхси мәгълүматлар турындагы законнарның төгәл үтәлешенә аерым игътибар биреләчәк.
3. Алар ярдәмендә властьлар үз кандидатларын алга этәрәчәкме?
Юк. Обходчиклар агитация белән шөгыльләнми. Бу катгый тыела. Әйтик, шартлы рәвештә, Мария Петровнаның, кодасын ничек кенә авыл Советы депутаты итәсе килмәсен, сайлаучыларга аның нинди искиткеч кеше булуы турында сөйләргә хакы юк. Обходчикның бурычы – тәгаен кайсыдыр депутатны, яки партияне алга этәрү түгел, ә сайлаулар турында тулы мәгълүмат бирү.
4. Мин аны өйгә кертергә тиешме?
Юк, андый бурыч юк. Өстәвенә, сайлау комиссиясе әгъзасы аны өйгә кертүне таләп итмәячәк, аңа бусагада сезнең белән сөйләшү, мәгълүмати листовкалар тапшыру да җитә. Обходчик белән аралашыргамы, яки проектта катнашудан баш тартыргамы – сез үзегез хәл итәсез. Әмма, әгәр сезнең буш минутыгыз булса, бу очрашуга игътибар бирергә кирәк: сез сайлаулар турында барлык дөрес мәгълүматка ия булачаксыз, ә обходчик, үз чиратында, сайлаучы турындагы мәгълүматларны ачыклаячак.
5. Минем каршымда мошенник булмавын ничек аңларга?
Чыннан да, мошенниклар өйгә үтеп керү, яки сездән шәхси мәгълүматларны алу өчен теләсә нинди мөмкинлектән файдалана, шуңа күрә уяулыкны бер генә минутка да югалтырга ярамый. Аны күрсәтергә оялмагыз!
Обходчикта мотлак нәрсәләр булырга тиеш:
– Фотосы, мөһере һәм участок сайлау комиссиясе рәисенең имзасы белән участок сайлау комиссиясе әгъзасы таныклыгы. Паспорттагы фотография белән чагыштыруны сорарга мөмкин.
– Фирма экипировкасы: сайлау комиссиясе символикасы төшерелгән бейсболка, шопер-сумка, тарату листовкалары.
– “Телеформ” рәсми кушымталы телефон, яки планшет, аның ярдәмендә обходчик мәгълүматларны чагыштыра һәм җавапларны кертә.
Ул нәрсәләр эшләргә тиеш түгел?
– паспорт, СНИЛС, ИНН, кодлар, “Дәүләт хезмәтләре” мәгълүматларын яисә банк исәпләре турындагы мәгълүматны күрсәтүне сорарга.
– сайлауларга “взнослар” таләп итәргә.
– сезнең сәяси карашларыгызны белергә тырышырга, билгеле бер партия яки кандидат өчен тавыш бирергә чакырырга.
! ӘГӘР ШИК ТУСА, УЧАСТОК САЙЛАУ КОМИССИЯСЕНӘ ШАЛТЫРАТЫГЫЗ ҺӘМ ОБХОД ТУРЫНДАГЫ МӘГЪЛҮМАТНЫ ТӨГӘЛЛӘШТЕРЕГЕЗ.
6. Проектның плюслары тагын нәрсәдә?
Тере аралашудан тыш, сайлау комиссиясе әгъзалары халык белән урындагы үзидарә органнары арасында күпер булып та тора. Күпләр обходчикларны хакимият вәкилләре буларак кабул итә, алар аша борчыган проблемаларны һәм көнкүреш мәсьәләләрен хәл итәргә тырыша, кемдер системалы тәкъдимнәр кертә: әйтик, илдә сәламәтлек саклау яки мәгариф өлкәсен ничек яхшыртырга. Үзәк сайлау комиссиясендә белдерүләренчә, барлык теләк-тәкъдимнәр дә тиешле власть органнарына тапшырыла.
2026 елда “ИнформУИК”ның бурычы һәркемгә барып җитү генә түгел, ә сайлаучыга ул яшәгән территориядә нинди сайлаулар узуын, кем өчен һәм нинди ысул белән тавыш бирә алуын ачыкларга ярдәм итү.
“ИнформУИК” ничек барлыкка килде?
Проектны 2023 елда сынау режимында 78 төбәктә эшләтеп җибәрделәр. Советлар заманындагы һәр йорт буйлап йөрү тәҗрибәсен, сайлаучылар белән турыдан-туры аралашу тәртибен искә төшерделәр. Комиссия әгъзалары кешеләр белән аралашты, аларга кандидатлар, мөмкин булган тавыш бирү формалары турында сөйләде. Шуннан соң Үзәк сайлау комиссиясендә сайлау нәтиҗәләрен чагыштырма территорияләрдә анализладылар. “ИнформУИК” эшләгән территорияләрдә сайлауларда катнашу дәрәҗәсе югарырак булуы ачыкланды. Проектны уңышлы дип таныдылар.
Обходчик нәрсәләр турында сөйләячәк?
– Теркәлгән кандидатлар турында;
– Тавыш бирүне үткәрү вакыты һәм урыны турында;
– Тавыш бирү ысуллары турында;
– Мәгълүмати материаллар бирәчәк.
СҮЗМӘ-СҮЗ
Элла Памфилова,
Русия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе:
– “ИнформУИК”ның эше уңышлы башланды. Сайлаучыларның күпчелеге ишекләрен ача, аралаша, сораулар бирә. Мин хезмәттәшләремә, бер яктан, бик кешелекле, икенче яктан, безнең сайлаучылар мәнфәгатьләрендә бик мөһим гражданлык миссиясе башкарулары өчен рәхмәт белдерәм.