+6 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
30 Августа , 13:34

Симерү – заман чиреме?

“Пупсик” һәм “пончик” балалар проблемасы кискенләшүгә, беренче чиратта, ата-аналар сәбәпче

Симерү – заман чиреме?Симерү – заман чиреме?
Симерү – заман чиреме?

Яңа уку елы башлангач та мәктәп укучылары район поликлиникасында медицина тикшеренүе уза. Быел табибларга күренеп кайтканнан соң сыйныф җитәкчесе ата-аналар чатына хәвефле белдерү салды: укучыларның күбесендә артык гәүдә авырлыгы теркәлгән! Бу җәһәттән ул һәркемне уйланырга, дөрес нәтиҗә ясарга һәм кичекмәстән хәлне уңай якка үзгәртергә өндәде.

 

Хәзерге заман балаларының күбесендә, чыннан да, артык килограммнар барлыгы күзгә ташланып тора. Урамда шар кебек түгәрәк гәүдәле кызлар һәм малайларны күргәч, кызганып куясың. Физкультура дәрес­ләрендә ничек йөгерә, нормативларны тапшыра икән болар, дисең. Әлеге уңайдан статистика белән кызыксынып, Интернетка мөрәҗәгать иттем.

Проблема уйландырырлык икән шул! Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, соңгы кырык елда симез балалар һәм үсмерләр саны ун тапкыр арткан. Әгәр агымдагы тенденция сакланса, киләсе елга дөньяда артык гәүдә авырлыгыннан 70 миллионнан артык бала җәфаланачак.

Безнең илдә дә бу җәһәттән хәлләр бер дә шатланырлык түгел: Туклану фәнни-тикшеренү институты һәм “Роспотребнадзор” мәгълүматлары буенча, биш яшькә кадәрге балаларның 10-15 проценты артык авырлыкта. Мәктәп укучылары арасында бу күрсәткеч 18-20 процентка җитә, өстәвенә, аларның яртысына инде “симерү” диагнозы куелган. Ә соңгы егерме ел аралыгында карасаң, Русиядә балалар арасында симерү күренеше 2-2,5 тапкыр арткан.

Табиблар әйтүенчә, бу саннар статистика гына түгел, алар артында куркыныч диагнозлар көтеп тора. Элек өлкән яшьтәгеләр авыруы дип исәпләнгән икенче типтагы шикәр чире, гипертония, буыннар белән проблемалар да артык килограммнардан килеп чыга. Ахыр чиктә мескен балаларда җитди психологик комплекслар барлыкка килә һәм бу социумнан читләшүгә китерә.

Проблеманың тамыры кайда соң? Симереп китүе өчен бала үзе гаеплеме, әти-әнисеме, әллә инде моның башка сәбәпләре дә бармы? Табиблар баланың бу афәткә таруына иң беренче чиратта гаиләнең туклану гадәтләре сәбәпче, ди. Бала бит суыткычта нәрсә ятканын сайламый. Әгәр туклану нигезен ярымфабрикатлар, камыр ризыклары, татлы йогуртлар, газировка һәм фастфуд тәшкил итсә, аның башында ризык турында сәламәт булмаган күзаллаулар формалаша. Бу санап үтелгән ризыкларда, нутрициологлар әйтүенчә, “буш” калорияләр, туклыклы матдәләр бик аз. Туклыклылыгы аз, ә тәм өстә­гечләре күп булгач, бала, үзе дә сизмәстән, аларны кирәгеннән артык ашап ташлый һәм, нәтиҗә буларак, симерә.

Балаларның артык килограммнар җыюының икенче сәбәбе – аз хәрәкәтләнү. Болай дип әйтү өчен белгечләр дә кирәкми, бу һәрбе­ребезнең күз алдында. Мәктәп укучыларын хәзер урамга куып та чыгарып булмый. Балалар бүген гаджет экраннары каршында сәгатьләр буе утыра. Уеннары хәзер онлайнга әйләнде. Азык белән кергән энергия чыгу юлын таба алмый, баланс югала, шул сәбәпле килограммнар артканнан-арта.

Үсеп килүче буынның симерүенә телевизор экраннарыннан агылып торучы реклама да бер сәбәптер. Анда бит зарарлы продуктлар (колбаса, газлы эчемлекләр, кәнфитләр һ.б.) бик матур, чагу, кызыктырырлык тәкъдим ителә.

Балаларның артык тән авырлыгы туплавына психологик сәбәпләр дә булырга мөмкин, ди белгечләр. Стресс, күңел төшенкелеге, әти-әнисе тарафыннан игътибар җитмәү дә нәкъ менә шул сәбәпләргә керә. Ашау юаныч һәм ләззәт алуның гадәти ысулына әверелә. Көн режимын бозу, иртәнге ашны калдыру, ә кичләрен, киресенчә, күп ашау, көн дәвамында чипсы, кәнфит ише ризыклар капкалап йөрү — болар барысы да метаболизмны боза һәм авырлык артуга китерә.

Проблеманы хәл итү өчен нишләргә соң? Психологлар балаларның симерүенә каршы диеталар һәм шелтәләр белән түгел, ә бөтен гаиләнең тормыш рәвешен салмак һәм эзлекле үзгәртү юлы белән көрәшергә киңәш итә. Әти-әнисе пицца ашап утырганда, бала кәбестә чәйнәргә риза булмаячак, әлбәттә.

Өлкәннәр балага шуны аңлатырга һәм күрсәтергә тиеш: дөрес туклану тәмсез ризыклар ашау дигән сүз түгел. Шул ук балыкны да, тавык итен дә майда кыздырмыйча да телеңне йотарлык итеп әзерләргә була. Пиццаны исә камырда гына пешерергә димәгән, кызыксынган кеше аның файдалы, шул ук вакытта бик тәмле рецептларын таба ала, Интернетта бераз эзләнеп утырырга гына кирәк. Туклану нигезендә яшелчә, җиләк-җимеш, ярмалар, майсыз ит, балык, әче сөт продуктлары булырга тиешлеген балагызга сөйләгез.

Ризыкны үз кулларыгыз белән өйдә пешерегез, шикәр, тоз һәм зарарлы майлар күләмен киметегез. Туклану режимын җайга салыгыз. Телевизор яисә компьютер алдында ашауны туктатыгыз. Җитәрлек күләмдә чиста су эчсен балагыз. Сутлар һәм газировка яшерен шикәрнең төп чыганаклары булып тора, аларны мөмкин кадәр киметү зарур.

Кызыгыз һәм улыгызның физик активлыгын арттыру өчен берәр төрле спорт секциясенә яздырыгыз. Шәхси үрнәк хакында да онытмагыз. Ял көннәрендә гаилә белән кышларын — чаңгыда, җәйләрен җәяүләп яисә велосипедта чыгу хәлне яхшы якка үзгәртергә, һичшиксез, ярдәм итәчәк. Иң мөһиме – йортыгызда тыныч, җылы мохит хакимлек итсен. Артык килограммнары өчен балагызны оялтмагыз, алардан котылырга ярдәм итегез. Аның хис-кичерешләре белән кызыксыныгыз. Баланы кәефсезлеген тәмле ризык белән “басарга” түгел, ә тискәре тойгылары белән көрәштә башка ысуллар табарга өйрәтегез.

Үзгәрешләр — ул һәрчак стресс, шуңа күрә балагызны кечкенә җиңүләре өчен дә мактагыз. Дөрес тукланырга өйрәнү һәм, нәтиҗәдә, артык гәүдә авырлыгыннан котылу тиз арада гына хәл ителә торган проблема түгел. Сабырлык һәм эзмә-эзлеклелек, һичшиксез, максатыгызга ирешергә ярдәм итәр. Үзебез дә, балаларыбыз да сәламәт булсын!

 

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102

Миләүшә Латыйпова.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас