+11 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
31 Августа , 14:51

Террорчылыкны кисәтү — заман таләбе. Һәркем уяу булырга тиеш!

Террорчылыкны кисәтү — заман таләбе. Һәркем уяу булырга тиеш!Террорчылыкны кисәтү — заман таләбе. Һәркем уяу булырга тиеш!
Террорчылыкны кисәтү — заман таләбе. Һәркем уяу булырга тиеш!

Кызганычка каршы, бү­генге көндә террорчылык – ул гомумдөнья проблемасы, аннан төрле илләр һәм халыклар каза күрә. Еш кына зыян күрү­челәр тән һәм җан яраларын уңалту, лаеклы тормыш алып бару мөм­кинлеген тыштан ярдәм бул­ганда гына алырга мөмкин. Ул психологик, социаль, финанс ярдәмне, тернәклән­дерүне үз эченә ала. Ләкин барысын да дәвалап бетереп булмый. Хатирәләр бөтен алдагы тормышны астын өскә китерергә, килә­чәк буыннарга да йогынты ясарга мөмкин.

Русиядә террорчылык корбан­нарының хокуклары “Террорчылыкка каршы тору турында” федераль закон белән яклана. Закон теракт нәтиҗәсендә ките­рел­гән әхлакый һәм матди зыянны компенсацияләүне күздә тота. Ул җинаять­ченең һәм аның якын туганнарының милке исә­бенә башкарыла. Шул ук вакытта зыянны кап­лау өчен теләсә кайсы вакытта мөрәҗәгать итәргә мөмкин — мондый дәгъва вакыт белән чикләнми. Террорчылык актына чик кую барышында китерелгән зыян дәүләт тарафыннан компен­сацияләнә.

Закон шулай ук террорчылык корбаннарын һәм җинаятьчеләр белән көрәш­тә зыян күргән кеше­ләрне социаль реабили­тацияләү­не күздә тота. Ул медицина һәм психологик, хокукый ярдәмне, эшкә урнашканда ярдәм итүне, торак бирүне үз эченә ала. Кирәкле акчалар федераль бюджеттан һәм теракт булган субъект бюджетыннан бүленә.

Террорчылыкка каршы көрәштә катнашучы хәрби хезмәт­кәрләргә, Тикшерү комитеты хезмәткәр­ләренә, терактларны туктатуда һәм җина­ятьчеләрне тотуда ярдәм итүче кеше­ләр­гә дә ярдәм күрсәтелә. Ярдәм санап үтелгән барлык категория граж­даннарның гаилә әгъзаларына да кагыла.

Безнең һәр­­бере­без бу афәткә каршы торуга үз өлешен кертә ала. Бу террорчылык корбаннарына һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү, террорчылык проблемасы турында мәгъ­лүмат тарату, җинаять­челекне һәм экстремизмны гаепләү, тынычлык һәм толерантлыкны пропагандалауга юнәлтелгән чараларда актив катнашу булырга мөмкин.

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102

Террорчылыкны кисәтү — заман таләбе. Һәркем уяу булырга тиеш!
Террорчылыкны кисәтү — заман таләбе. Һәркем уяу булырга тиеш!
Террорчылыкны кисәтү — заман таләбе. Һәркем уяу булырга тиеш!
Террорчылыкны кисәтү — заман таләбе. Һәркем уяу булырга тиеш!
Террорчылыкны кисәтү — заман таләбе. Һәркем уяу булырга тиеш!
Террорчылыкны кисәтү — заман таләбе. Һәркем уяу булырга тиеш!
Автор:Денис Таваев
Читайте нас