+11 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
31 Августа , 14:34

ЦУР берничә ел эчендә миллионлаган хәбәр һәм шалтырату кабул иткән

Башкортстан халкы иң еш нинди сораулар белән мөрәҗәгать итә?

ЦУР берничә ел эчендә миллионлаган хәбәр һәм шалтырату кабул иткәнЦУР берничә ел эчендә миллионлаган хәбәр һәм шалтырату кабул иткән
ЦУР берничә ел эчендә миллионлаган хәбәр һәм шалтырату кабул иткән

31 августта Башкортстан Хөкүмәтенең атналык оператив киңәшмәсендә Республика белән идарә итү үзәгенең (ЦУР) эшчәнлек юнәлешләре турында сөйләштеләр. Киңәшмәне республика Башлыгы Радий Хәбиров үткәрде.

Башкортстан Башлыгының социаль коммуникацияләр буенча идарәсе җитәкчесе Елена Прочаковская билгеләп үткәнчә, Президент Владимир Путин йөкләмәсе белән мондый үзәкләр илнең барлык төбәкләрендә дә булдырылган. Башкортстанда ЦУР 2019 елдан эшли.

Үзәкнең төп бурычларының берсе – республика халкы белән кире элемтә урнаштыру. 2018 елдан «Инцидент менеджмент» һәм «Кире элемтә платформасы» федераль мәгълүмат системалары аша 1,2 миллион һәм 694 мең хәбәр теркәлгән. Ситуация үзәгенә 2,6 миллион шалтырату килгән. Киңкүләм мәгълүмат чараларындагы язмалардан тагын 3,2 мең мөрәҗәгать эшкә алынган.

«Кире элемтә платформасы» белән эшләү нәтиҗәләре буенча, 2025 елгы Россия Санлы үсеш министрлыгы рейтингы нигезендә, Башкортстан илдә бишенче урынны алган.

Федераль стандарт буенча социаль челтәрләрдә яшәүчегә беренчел җавап өч сәгатьтән дә соңга калмыйча бирелергә тиеш. Башкортстанда бу күрсәткеч уртача 2 сәгать 50 минут тәшкил итә.

ЦУР республика Башлыгының туры эфирдагы халык белән очрашуларын оештыруда да актив катнаша. 2021 елдан биш туры линия уздырылган. Аларның һәрберсе уртача дүрт сәгать дәвам итә. 2025 елгы туры линиягә генә якынча 10 мең мөрәҗәгать килгән.

Чишелгән мәсьәләләр турында «Инцидент-репортаж» программасында сөйлиләр. ЦУР һәм БСТ телеканалының уртак проекты агымдагы елның маенда эшли башлаган.

ЦУРның мәгълүмат юнәлеше дә актив эшли: кисәтү кампанияләре оештырыла, дөрес булмаган мәгълүматлар кире кагыла, брифинглар үткәрелә. Мәсәлән, республикадагы ягулык белән тәэмин итүгә бәйле вазгыять буенча туры эфирда 26 чыгарылыш әзерләнгән.

Үзәк командасында 18 профессиональ аккредитацияләнгән спикер эшли. Алар федераль дәрәҗәдәге семинарларда катнаша һәм республикада төрле чаралар үткәрә.

ЦУР эшенең тагын бер мөһим юнәлеше – «Барысы да Җиңү өчен!» принцибы нигезендә эш алып бару. Якын киләчәктә көндәлек бурычларны үтәүдә ясалма интеллекттан файдалану планлаштырыла. Башкортстан Башлыгы каршындагы санлы үсеш һәм ясалма интеллект технологияләрен кертү мәсьәләләре буенча совет утырышыннан соң тиешле «юл картасы» формалаша.

«ЦУР Башкортстан тормышының бер өлешенә әйләнде. Яхшы команда тупланды. Социаль челтәрләрдә мөрәҗәгатьләр күп килә. Әгәр кешеләр безгә яза икән, димәк, алар безгә ышана һәм проблемаларны хәл итүебезне күрә. Бу – бик мөһим юнәлеш», – дип йомгаклады Радий Хәбиров.

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102

Автор:Денис Таваев
Читайте нас