+13 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
3 сентябрь , 15:28

Беркайчан да эшләмәгән кешегә нинди пенсия түләнә?

2026 елда социаль пенсиягә ир-атлар 69, хатын-кызлар 64 яшьтә чыга ала.

Беркайчан да эшләмәгән кешегә нинди пенсия түләнә?Беркайчан да эшләмәгән кешегә нинди пенсия түләнә?
Беркайчан да эшләмәгән кешегә нинди пенсия түләнә?

Кеше рәсми рәвештә беркайчан да эшләмәгән һәм пенсия өчен кирәкле стажы булмаган очракта да картлыкта түләү алырга мөмкин. Мондый кешеләргә социаль пенсия билгеләнә.

Страховка пенсиясен алу өчен 2026 елда кимендә 15 ел хезмәт стажы һәм 30 пенсия коэффициенты кирәк. Бу таләпләр үтәлмәсә, страховка пенсиясе урынына социаль пенсия түләнә.

Социаль пенсия гомуми пенсия яшеннән биш елга соңрак билгеләнә. Агымдагы елда аңа ир-атлар 69 яшьтә, хатын-кызлар 64 яшьтә хокук ала. 2028 елдан бу яшь чикләре ир-атлар өчен 70, хатын-кызлар өчен 65 яшь булачак.

Социаль пенсиянең төп күләме 2026 елда 9 424 сум тәшкил итә. Бу сумма пенсионерның яшәү минимумыннан түбән булса, аңа социаль өстәмә түләнә. Федераль дәрәҗәдә пенсионерның яшәү минимумы – 16 288 сум. Төбәкләрдә бу күрсәткеч югарырак булырга мөмкин.

Әгәр кеше элек эшләгән, әмма пенсия өчен стажы яки баллары җитми икән, ул рәсми рәвештә эшләвен дәвам итеп аларны туплый ала. Шулай ук кайбер очракларда җитмәгән стажны һәм пенсия коэффициентларын сатып алу мөмкинлеге бар.

Киләчәк пенсия күләмен арттыруның төп юлы – рәсми эшләү һәм «ак» хезмәт хакы алу. Моннан тыш, гражданнар ирекле рәвештә акча туплый, шул исәптән Озак вакытлы тупланмалар программасында (ПДС) катнаша ала.

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102

Автор:Денис Таваев
Читайте нас