Уфа шәһәренең 7нче полиция бүлегенә 45 яшьлек хатын-кыздан гариза килгән.
Беренчел мәгълүматлар буенча, мессенджерда аңа үзен аның элекке эш урынындагы җитәкчесе дип таныштырган кеше язган. Ул, янәсе, оешмада уздырыла торган ФСБ тикшерүе турында хәбәр иткән һәм аның белән дә элемтәгә керергә мөмкиннәр дип кисәткән.
Шуннан соң ук хатынга «Мәскәүдән тикшерүче» шалтыраткан. Ул белдергәнчә, аның банк счетыннан икенче кеше счетына 700 мең сум күчерергә омтылу теркәлгән, шуңа бәйле рәвештә ул террорчылыкны финанслау турындагы җинаять эше буенча фигурант булган. Акчаларны «коткару» өчен мошенник хатын-кызны аларны ашыгыч рәвештә Үзәк банк аша яңа купюраларга алыштырырга кирәклегенә ышандырган.
Күңелсезлекләрне булдырмас өчен, зыян күрүче 11 миллион сумлык тупланмасын алган. Шуннан соң ул 5 миллион сум салынган кара пакетны билгесез егеткә тапшырган. Сумманың икенче өлешен — 5,5 миллион сумнан артыгын — башка курьерга биргән. Икенче көнне хатын-кыз тагын 750 мең сум алган һәм аны шулай ук билгесез кешегә тапшырган.
Алдануын хатынның төшенке халәтен күргән ире ачыклаган. Ул аны мошенниклар алдаганын аңлаткач, ир белән хатын кичекмәстән полициягә мөрәҗәгать иткәннәр.
Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.
Полиция исегезгә төшерә: акчаны ашыгыч рәвештә «сакларга» таләп итү, счетларны блоклау һәм SMS-кодларны хәбәр итүне сорау — мошенниклыкның классик билгеләре. Банкларның һәм көч ведомстволарының чын хезмәткәрләре беркайчан да кодларны тапшыруны, кредит рәсмиләштерүне яки «хәвефсез» счетларга акча күчерүне таләп итми.