Руль артына спиртлы эчемлекләр кулланып утыру кайсы очракта да аянычлы нәтиҗәләргә китерә.
Куергазы районы полициясенә “ВАЗ-2112” автомобилен урлау турындагы гариза белән 53 яшьлек кеше мөрәҗәгать иткән. Ир-ат ачкычларны кабызу йозагында калдырган булган һәм бераз вакыттан соң машина юкка чыккан. Тиздән полиция хезмәткәрләре 17 яшьлек егетне тоткарлаган. Ул гаебен таныган.
Ачыклануынча, үсмер йозакта ачкычлар булган бикләнмәгән автомобильне күреп алган, двигательне эшләтеп җибәргән һәм Күмертауга танышлары янына киткән. Соңрак, ул өенә кайтып барганда, автомобиль баткакка кереп чумган. Егет, машинаны калдырып, җәяү киткән. Икенче көнне иртән ул иптәше белән машинаны тартып чыгарырга шушы урынга килгән, әмма двигательне эшләтеп җибәрә алмаган. Күмертауга кайтканда аларны полиция хезмәткәрләре тоткарлаган. Җинаять эше кузгатылган.
Нефтекама прокуратурасы суд аша бер кешедән 300 мең сум күләмендә әхлакый зыян компенсациясен түләттерде. Дәгъва юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән үсмер мәнфәгатьләрендә бирелгән. Бу хәл быел гыйнварда автозаправка станциясендә булган. “Опель Астра” автомобиле йөртүчесе бер баланы бәрдергән. Малай сәламәтлеккә уртача авырлыктагы зыян буларак квалификацияләнгән җәрәхәтләр алган.
Зыян күрүченең әнисе күзәтчелек ведомствосына бала хокукларын бозуга шикаять белән мөрәҗәгать иткән. Прокуратура тикшерү уздыра һәм компенсация түләтү турында дәгъва гаризасын судка юллый. Суд прокурор таләпләрен тулысынча канәгатьләндерде. Суд карарының үтәлеше күзәтчелек ведомствосы контролендә тора.
Салават районара суды Кропачево – Мәсәгуть – Әчит трассасындагы авария буенча хөкем карары чыгарды. Былтыр 21 июньдә трассаның 93нче чакрымында “Лада Калина” автомобиле йөртүчесе төнлә идарәне югалтып, каршы як полосага чыккан һәм “Ятонг” пассажир автобусы белән бәрелешкән. Бәрелү нәтиҗәсендә җиңел автомобильнең ике пассажиры авария урынында һәлак булган. Һәлакәт яңгырлы, күрү сәләте чикләнгән вакытта була. Судта ир үз гаебен танымый, авариягә начар һава шартлары һәм юл өслеге тигез булмау сәбәпче, дип белдерә.
Суд аны саксызлык аркасында ике һәм аннан да күбрәк кешенең үлеменә китергән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуда гаепле, дип тапты. Җәза дүрт ел сынау срогы белән шартлы рәвештә биш елга ирегеннән мәхрүм итү, шулай ук 3 елга транспорт чаралары белән идарә итүне тыюдан гыйбарәт. Суд зыян күрүчеләрнең дәгъваларын өлешчә канәгатьләндерде, гаепледән 10 миллион сум күләмендә әхлакый зыян компенсациясен түләттерергә карар итте.
Башкортстанның Югары суды прокуратура апелляциясен канәгатьләндерде һәм хокук бозулар белән машина йөрткән өчен ике тапкыр тоткарланган ир-атка хөкем карарын катгыйландырды. Былтыр июньдә Мәсәгуть авылында машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән водитель “Лада Приора” белән идарә иткән һәм юл-патруль хезмәте тарафыннан туктатылган. Машина аның әнисенеке булган.
Дүрт айдан соң ир-ат янә исерек хәлдә “Шкода Октавия” автомобиле руле артына утыра. Аны юл-патруль хезмәткәрләре Кропачево –─ Мәсәгуть –─ Әчит автомобиль юлында туктаткан. Алкогольгә тикшерү узудан ул баш тарткан.
Беренче инстанция суды өч елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү һәм 50 мең сум күләмендә штраф белән 480 сәгать мәҗбүри эш билгеләгән иде. Прокуратура, бу карар белән риза булмыйча, хөкемгә шикаять белдерде. Югары суд ирне ел ярымга колония-поселениегә озатты. Ул аны өч елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итте, 50 мең сум штраф билгеләде һәм автомобилен конфискацияләде.
Автомобиль –─ хәвеф чыганагы. Руль артына спиртлы эчемлекләр кулланып утыру –─ үлем белән шаяру ул. Бу юлы үлем куып җитмәгән очракта да, суд хөкеменнән кача алмаячаксыз.