+19 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
4 Сентября , 11:05

Высоцкийның фатирын саталармы?

Актерның улын әтисенең милкен таратуда гаеплиләр.

Высоцкийның фатирын саталармы?Высоцкийның фатирын саталармы?
Высоцкийның фатирын саталармы?

“Mash” каналы мәгълүматлары буенча, Владимир Высоцкийның фатирын 170 миллион сумга саталар. Мәскәү үзәгендәге 120 квадрат метрлы фатирда җылыту, коммуникация һәм вентиляция белән проблемалар. Тверьская-Ямскаядагы бу торак инде күптән капиталь ремонт сорый — анда идәннәр генә сакланып калган, йорт җиһазлары юк диярлек, ә төп өстенләге — биек түшәм, — дип яза чыганак.

Чынлыкта исә бу фатирга шагыйрь һәм актер Владимир Высоцкийның да, аның гаиләсенең дә бер катнашы да юк икән. Бу хакта “ТАСС”ка актерның улы Никита Высоцкий хәбәр иткән. Ул әтисенең милкен сату турындагы мәгълүматны кире каккан.

“Юк, 1-нче Тверская-Ямскаядагы фатирның минем әтиемә һәм минем гаиләмә бернинди катнашы юк. Мине шалтыратулар белән җәфалап бетерделәр инде. Танышларым мине әтием милеген сатып, таратып бетерүдә гаепли, ләкин бу дөрес түгел”, — дигән Высоцкий.

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас