+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
5 Сентября , 07:30

Мәктәп укучылары һәм студентлар өчен ташламалар каралган

1 сентябрьдән 7 яшьтән өлкәнрәк укучылар һәм көндезге бүлек студентлары өчен шәһәр яны поездларында йөрүгә 50 процент ташлама гамәлдә.

Мәктәп укучылары һәм студентлар өчен ташламалар каралганМәктәп укучылары һәм студентлар өчен ташламалар каралган
Мәктәп укучылары һәм студентлар өчен ташламалар каралган

 Ташламадан 2027 елның 15 июненә кадәр файдаланырга мөмкин.

Ташламалы билетны шәһәр яны кассасында яки "РЖД пассажирларга" кушымтасы аша сатып алырга мөмкин.

Укучыларга "Укучылар билеты" яки мәктәптән белешмә, студентларга "Студентлар билеты" яки уку йортыннан белешмә кирәк булачак.

Әгәр кушымтада ташламаны беренче тапкыр рәсмиләштерәсез икән, башта ташламалы профильне кассада теркәргә яки яңартырга кирәк. Ташлама икенче көннән эшли башлаячак.

 

Фото: Башинфором

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас