Башкортстанның Урман хуҗалыгы министрлыгы төбәк халкын һәм кунакларын урманнарга барудан тыелырга чакыра. Исегезгә төшерәбез, чикләүләр гамәлдә булган чорда урманнарда янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен бозу административ һәм җинаять җаваплылыгына китерә.
Вәзгыять начарайган очракта гражданнарның урманнарда булуын һәм транспорт чараларының урманнарга керүен чикләү режимы озайтылырга мөмкин.
Фото: башинформ.