+13 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
9 Сентября , 15:58

14 яшьлек кыз югалган, полиция ярдәм сорый

Уфа районы буенча Эчке эшләр бүлеге 2012 елда туган Голинская Александра Сергеевна югалу сәбәпле эзләү игълан итте.

14 яшьлек кыз югалган, полиция ярдәм сорый14 яшьлек кыз югалган, полиция ярдәм сорый
14 яшьлек кыз югалган, полиция ярдәм сорый

Кыз Уфа районының Зубово авыл советы территориясендәге «За здоровый отдых» бакчачылык ширкәтендә яши. Ул 7 сентябрьдә өйдән чыгып киткән, шуннан бирле аның кайда булуы билгесез.

Александраны җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре, участок инспекторлары һәм полициянең башка бүлекләре эзли. Оператив-эзләү чаралары барышында кызның кайда булуы турында аның танышларының берсендә мәгълүмат булырга мөмкинлеге ачыкланган. Хәзерге вакытта аның шәхесе ачыклана.

Кыз турында нинди дә булса мәгълүматыгыз булса, полициягә хәбәр итүегезне сорыйлар:

  • Уфа районы буенча Эчке эшләр бүлегенең кизү часте: 279-49-34, 8-999-741-12-15 (тәүлек әйләнәсендә);
  • җинаятьчеләрне эзләү бүлеге: 279-26-90;
  • Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ышаныч телефоны: 279-32-92.

Шулай ук 02 (кәрәзле телефоннан — 102) номерына яки якындагы полиция бүлегенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102

Автор:Денис Таваев
Читайте нас