

Билгеле булуынча, аферистлар аркасында зур күләмдә акча югалткан 1957 елгы ир җинаятькә барырга карар кылган. Ул 35нче микрорайон ишегалдындагы хезмәт автомобиле янына килгән, аңа ягулык катнашмасы сипкән һәм ут төрткән. Һәм болар барысы да домофон камерасы астында булган.
Оперативниклар ачыклавынча, пенсионер телефон мошенниклары корбаны булган. Ул аларга 700 мең сум акча күчергәч, аферистлар барысын да тиененә кадәр кайтарырга вәгъдә иткән, тик бер шарт белән - ул хезмәт автомобилен яндырырга тиеш. Һәм бабай, ышанып, заказны үтәгән.
Бәхеткә, янгында беркем дә зыян күрмәгән. Ләкин хәзер ир кешегә акчаны кайтару түгел, ә кырыс срок яный. «Террорчылык акты» мәддәсе буенча эш кузгатылган - ул 20 елга кадәр иректән мәхрүм ителүне күздә тота.
Ут төртүче инде бүлектә, кулга алу мәсьәләсе хәл ителә. Ә полиция тагын бер тапкыр кисәтә: әгәр билгесез кешеләр сездән ут төртүне яки башка җинаять кылуны сорый икән, хәзер үк полиция органнарына шалтыратыгыз. Һәм исегездә тотыгыз: явызлык кылу әзерләнү турында ирекле хәбәр җаваплылыктан азат итә.
Фото: башинформ