+13 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
9 Сентября , 04:20

Уфада адмирал Ушаков бюсты ачылды

Уфада бөек рус флотоводецы, XVIII гасыр адмиралы, Кара диңгез флоты командующие Федор Ушаковка бюст ачылды. Тантана Валериан Альбанов исемендәге Полярниклар музее янында узды, дип хәбәр итә «Башинформ» агентлыгы.

Уфада адмирал Ушаков бюсты ачылдыУфада адмирал Ушаков бюсты ачылды
Уфада адмирал Ушаков бюсты ачылды

Бу урын очраклы гына сайланмаган, чөнки монда даими рәвештә Башкортстан флоты ветераннары һәм Диңгез җыелышы активистлары җыела.

Адмирал Федор Ушаковның Башкортстанда беркайчан да булганы юк, әмма аның истәлеген республикада хөрмәт итәләр. Безнең төбәк Русия флотына күп кенә адмираллар үстергән, аның башкаласы хөрмәтенә «Уфа» су асты көймәсе аталган. Моннан тыш, Уфа шәһәре хакимияте «Сообразительный» гвардия корветын, ә Башкортстан Хөкүмәте «Иван Грен» зур десант корабын шефлыкка алды.

Башкортстан диңгезчеләре махсус хәрби операциядә катнаша, ә фронттан кайткан иптәшләре алгы сызыкка гуманитар конвойлар җыя һәм җибәрә, үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү белән шөгыльләнә. Кыскасы, XVIII гасырның данлыклы флот җитәкчесе исеме батырлык, кыюлык, шулай ук какшамас иман һәм шәфкать символы булып тора. Бу хакта Федор Ушаков бюстын ачуда берничә тапкыр билгеләп үтелде.

Тантаналы чара Башкортстанның атказанган артисты Артур Шәрипов, Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясенең тынлы оркестры һәм Таһир Сәйфуллин исемендәге дәүләт академия хор капелласының чыгышлары белән башланды.

Тантанада республика Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Урал Килсенбаев, Мәскәүдә гадел сугышчы адмирал Федор Ушаков исемендәге рухи-тарихи комплекс төзү проектлары системасы җитәкчесе Дмитрий Шлопак, Федерация Советы сенаторы Олег Голов, Башкортстан Башлыгы ярдәмчесе һәм республикада Махсус хәрби операция ветераннары ассоциациясе рәисе Оскар Ситдыйков, республиканың хәрби комиссары, полковник Михаил Блажевич, «Башкортстан диңгезчеләре җыелышы» җитәкчесе Юлай Моратов, Уфа шәһәре мэры вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Шәрипов, Башкортстан митрополиясе башлыгы, Уфа һәм Башкортстан митрополиты Филарет, шулай ук офицерлар, кадетлар һәм шәһәр халкы катнашты.

Язма белән тулысынча түбәндәге сылтанма буенча танышырга мөмкин https://www.bashinform.ru/news/social/2026-09-08/mesto-sily-dlya-voinov-v-ufe-torzhestvenno-otkryli-byust-admirala-ushakova-4663156

Фото: bashinform.ru
Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас