+18 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
10 Сентября , 07:00

Автомобиль дә, ике миллион да юк!

Уфа кешесе мошенникларга ике миллионнан артык акча биргән һәм ярык тагарак янында калган.

Автомобиль дә, ике миллион да юк!Автомобиль дә, ике миллион да юк!
Автомобиль дә, ике миллион да юк!
58 яшьлек уфалы Интернетта кызыктыргыч тәкъдим – чит ил автомобиле сату турында белдерү күргән. Бәясе – миллионнан бераз артыграк. Алга таба барысы да сценарий буенча барган: мессенджерда язышу, электрон почта аша килешү, счет һәм хәтта ышаныч кәгазе. Барысы да тиешенчә кебек.

Ир-егет башта 450 мең сум күчергән. Аннары тагын миллион ярым. Ә «хезмәткәрләр» дәүләт пошлинасына 400 мең сум таләп иткәч, туганнарыннан бурычка алып биргән. Нәтиҗәдә, ике миллионнан артык шәхси акчасы билгесез юнәлештә очкан.

Ә инде таможня да акча таләп итә башлагач, ниһаять, уфалының башы эшләп киткән: үзен алдаганнарын аңлаган.

Мошенниклык факты буенча җинаять эше кузгатылган. Әмма акчалар табылырмы – билгесез.

Полиция ничәнче тапкыр кисәтә: таныш булмаган кешеләргә акча күчермәгез! Бигрәк тә машина турында сүз барганда. Әгәр сатучы очрашырга теләмәсә, автомобильне күрсәтмәсә һәм алдан түләүне сораса – аннан тизрәк качыгыз!.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас