

Интернет челтәрендә бу хәлне исбатлаучы видеоязма таралган.
Коточкыч хәл күптән түгел Таганрогта булган. Ир-егет тоткарланган, кызның хәле ачыклана.
"Никахлашу тантанасыннан соң йорт ишегалдында һөҗүм итте. Ул туй күлмәгендәге кәләшне көч белән төртеп җибәрде, кыз асфальтка ауды. Егет моның белән генә туктамады: кыз өстенә әйберләр ташлый, җирдән сөйрәп йөри һәм кыйный башлады. Кыз аңын югалтты", — дип хәбәр итә моны очраклы күргән кеше.
Бу хәл буенча хокук саклау органнары тарафыннан тикшерү оештырылган. Аның нәтиҗәләре буенча гамәлдәге законнар нигезендә процессуаль карар кабул ителәчәк, дип билгеләнә.
Интернет киңлекләрендә видеоны күргән кешеләр битараф кала алмаган, күп комментарийлар калдырган:
"Кыйный димәк, ярата?! Мондый хайван белән мөнәсәбәтләр ничек булырга мөмкин? Табышмак! Аның белән ничек загска кадәр барып җитеп була? Бичара кыз!»;
"Кызлар, мондый абьюзерлардан качыгыз, бу куркыныч!";
"Ходаем, бу хәлдән тәннәрем чемердәп китте! Бу адәм актыгын законның бөтен кырыслыгы белән җәзаларга кирәк!";
"Ә туганнары, дуслары кайда? Нигә ярдәм итмәгәннәр? Коточкыч! Андыйларны биш елга утыртырга кирәк, аннары башкалар уйлансын өчен».
Ә сезнең мондый хәлләрне күргән-ишеткәнегез бармы? Ни уйлыйсыз?..