+13 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
10 сентябрь , 16:24

Туймазыда пенсионер үз бакчасын әкият дөньясына әверелдергән

Таһир Миңнегол улы һәм Лилия Мисбах кызының бакчасы яздан көзгә кадәр гөлләргә күмелә. Биредә ирис, пион, лилия, роза, гортензия, хризантема, флокс һәм астралар чиратлашып чәчәк ата.

Туймазыда пенсионер үз бакчасын әкият дөньясына әверелдергәнТуймазыда пенсионер үз бакчасын әкият дөньясына әверелдергән
Туймазыда пенсионер үз бакчасын әкият дөньясына әверелдергән

Гаиләдә ике теплица да бар. Аларның берсендә яшелчәләр үстерәләр. Җылыту системасы булу сәбәпле, беренче үсентеләрне инде март аенда ук утыртырга мөмкин. Икенче теплицада исә бассейн җиһазландырылган. Апрельдән октябрьгә кадәр анда балалар һәм оныклар рәхәтләнеп су коена.

Әмма бакчаның иң үзенчәлекле өлеше — топиарийлар, ягъни яшел үсемлекләрдән ясалган сыннар. Биредә атлар, аюлар һәм хатын-кызлар фигураларын күрергә мөмкин. Иң кызыгы — бу яшел скульптураларның барысын да Тагир Миннегулович үзе ясый.

Шулай итеп, гади бакча гаилә өчен генә түгел, ә үзенчәлекле иҗат мәйданына да әверелгән.

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102

Туймазыда пенсионер үз бакчасын әкият дөньясына әверелдергән
Туймазыда пенсионер үз бакчасын әкият дөньясына әверелдергән
Туймазыда пенсионер үз бакчасын әкият дөньясына әверелдергән
Автор:Денис Таваев
Читайте нас