Диалог мәйданчыкларында 300гә якын катнашучы территорияләрне үстерүгә кагылышлы төрле мәсьәләләр турында фикер алышты. Алар арасында волонтерларга ярдәм күрсәтү, экология, деструктив контент таралуга каршы көрәш һәм коммуналь инфраструктураны яхшырту кебек темалар бар иде. Барлык мөрәҗәгатьләр дә контрольгә алынды.
Урындагы хакимият органнары вәкилләре халыкның сорауларына җәмәгатьчеләр белән бергә җавап бирде. Волонтерлык штаблары вәкилләре дә үз тәҗрибәләре белән уртаклашты.
Әңгәмә барышында Чишмә районында башлангыч та туды. «Бал кортлары» штабы волонтерлары һәм битараф булмаган район халкы район башлыгы чыгышыннан соң вандализмга каршы көрәш эшенә кушылырга карар кылды. Алар район Иҗтимагый палатасы һәм хакимият белән берлектә яшьләр арасында мәгърифәтчелек эше алып бару өчен җәмәгать патруле оештырырга ниятли.
Белорет районында һәм Сибайда коммерцияле булмаган оешмалар өчен социаль проектлау буенча укыту семинарлары узды.
Кайбер муниципалитетларда Башкортстан сайлауларын күзәтү буенча иҗтимагый штаб әгъзалары Энҗе Әхмәдуллина һәм Артур Гыйльманов сигез участок сайлау комиссиясенең сайлауларга әзерлегенә мониторинг үткәрде. Алар шулай ук участокларның барлык категория гражданнар, шул исәптән инвалидлар өчен дә, керү мөмкинлеген бәяләде.
Палата әгъзасы Олеся Шеметова төньяк-көнчыгыш районнарда урындагы җитештерүчеләр продукциясенең кибет киштәләрендә тәкъдим ителүенә мониторинг уздырды. Мониторинг 30 сентябрьгә кадәр республика шәһәрләрендә һәм районнарында дәвам итәчәк. Аңа муниципаль Иҗтимагый палаталар да кушылачак. Билгеләнгән тикшерү битләре нигезендә 3 меңгә якын кибет бәяләнәчәк.
Тикшерү нәтиҗәләре тиешле министрлыкларга 2026 елның октябрь ахырында тапшырылачак. Җыелган мәгълүматлар нигезендә кече хуҗалыкларны эре сәүдә челтәрләренә чыгару һәм беренче кирәкле товарлар ассортиментын киңәйтү өчен чаралар комплексы эшләү планлаштырыла.
Очрашулар күрсәткәнчә, район хакимиятләре мөһим проблемаларны хәл иткәндә гражданлык җәмгыяте белән тыгыз элемтәдә тора. Урыннардагы иҗтимагый палаталар алар арасында күпер булып тора, ә диалог мәйданчыклары халыкның үз сорауларына турыдан-туры җавап алуына ярдәм итә.
Фото: Башкортстан Иҗтимагый палатасы матбугат хезмәте