+7 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
11 Сентября , 16:00

"Бер ел синсез..."

Татар эстрадасы җырчысы Илмира Нәгыймова СВОда һәлак булган энесе турында язды.

"Бер ел синсез...""Бер ел синсез..."
"Бер ел синсез..."

Башкортстанда популяр татар эстрадасы җырчысы Илмира Нәгыймова социаль челтәрләрдә авыр югалтуы турында язды. Бер ел элек махсус хәрби операция барышында аның энесе һәлак булган.

Артист язылучыларына энесе белән бергә төшкән фотолар һәм видеолардан торган видеоклип тәкъдим итте. Анда аларның балачактагы рәсемнәре дә урын алган. «Бер ел синсез...», – дип язган Илмира Нәгыймова видеоклип астына.

Исегезгә төшерәбез, җырчы үзенең «Энекәшем» җырын да энекәшенә багышлаган иде.

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас