+23 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
11 Сентября , 09:33

Безнең җакның теле

Яки кайда алма ашыйлар, кайда – картуф...

Безнең җакның телеБезнең җакның теле
Безнең җакның теле

Сездә ничек сөйләшәләр, җәмәгать? Идән юалармы – изәнме? Чәйне тустактан эчәләрме, әллә чәшкедән яисә йомрыданмы? Эштән соң арыйлармы – алҗыйлармы? Малларга печән әзерлиләрме – чүпме? Әйдәгез әле бүген шул турыда сөйләшик.

Телдәге бу аермалыклар, белүебезчә, диалект дип атала. Һәм, әйтергә кирәк, алар телне бик баета, бизи. Диалектлар турында рәсми сүзне соңрак әйтербез, ә әлегә аларга бәйле кызыклы очракларны искә төшерик.

Алма – бәрәңге – картуф?

Студент чак. Ай ахыры, акчаның чамалы калган чагы, саклап кына тотынабыз, шуңа да тәм-том чамалы. Күрше бүлмәдән Чабаксар татары Нәфисә килеп керде. “Кызлар, әйдәгез безгә алма ашарга!” ди. Авыздан алманың сулары килеп китте! Болай да карын ач иде, рәхмәтләрне укый-укый Нәфисәгә иярдек. Керсәк, ни күрик, болар өстәл тирәли тезелешеп бәрәңге ашап утыралар! Әйдәгез-әйдәгез, дип безне дә өстәл янына утырттылар. “Кызганмый ашагыз, төркем белән колхозга эшкә бардык, шуннан төяп биреп җибәрделәр!” – диләр. Табада эретелгән акмайга манып-манып туйганчы ашадык. Авылдан ялга кайтканда күпме генә бәрәңге алып киләсең инде? Аның белән күрше бүлмәдәге ахирәтләрне сыйлап булмый, ә монда колхоз капчыклап төяп җибәргән – рәхәтләнеп сыйландык.
Шулай да Нәфисә вәгъдә иткән алмалар истән чыкмый бит, бар кыюлыгымны җыеп, сүз каттым, Нәфисә, мин әйтәм, алма ашарга дип чакырган иде. Кызлар аптырап миңа карыйлар: имеш, сыйландык бит инде, янәсе. Шулай бер-беребезне аңламый тордык тәүдә. Аннары алар да, мин дә пырхылдап көлеп җибәрдек. Баксаң, “алма” дигәннәре шушы бәрәңге икән, картофель инде урысча әйтсәк, ә мин “яблоки” көтеп утырам тагын! Без бәрәңге дип ашаган яшелчәне алар картуф дип ашый икән. Көлдек, телдәге аермаларны барладык, ә алар хәтсез булып чыкты. Шул вакыттан диалектлар белән ныклап кызыксына башладым.

Әйдә, киттек... чүпкә!

Свердловск, Красноуфимский якларында туып-үскән кызлар белән аралашырга да туры килде. Бер елны җәен без аларда кунакта булдык. Юлдан арыгач, иртән бик озак кына йоклаганмын. Уянсам, өйдә Лилиянең әбисе (дәү әнисе) генә кыштырдап йөри. Ахирәтемнең кайдалыгын сорыйм. “Алар чүпкә киттеләр” дип җаваплады ул. Аңламасам да, көттем. Әмма “чүпкә” ул көне буена киткән булып чыкты, бары тик кичен генә арып-талып кайтып керде алар. Баксаң, печәнгә барганнар икән! Печәнне ул якта “чүп” дип әйтүләре мине таң калдырган иде. Икенче көнне авылда туй булды. Тәрәзәгә капланган Лилия “килен көймәсе килә!” дип кычкырып җибәрде. Янда гына елга да юк, нинди көймә икән, дип гаҗәпләндем. Ә алар килен утырган машинаны “көймә” диләр икән! Бу сүзләр хәтергә уелып калды.

Юкка чыккан сүзләр кызганыч...

Бер көнне апам белән авыл әбиләрен искә төшереп көлеп, уйланып, сагынып утырабыз. “Еш уйланам, әбиләр кыстырып сөйләшкән сүзләрне кызганам. Хәзер аларны кулланып сөйләшүчеләр юк, шулай тора-бара кулланыштан чыгып, онытылыр инде алар”, – ди ул. Һәм мисаллар китерә: менәтерә, ярингә, ызан, ызба...
Әйе шул, авылдагы бер әби, аптыраган чагында “менә сиңа кирәк булса!” дигәнне кыскартып “менәтерә!” дип әйтер иде. Яңавыл районыннан килен булып төшкән булган икән, күрәсең, аның туган ягында шулай сөйләшкән­нәрдер. Чыгышы Балтач районыннан булган икенче бер әби исә “килгәчтен” дип сөйләшә иде: “менә сезгә килгәчтен күңелем булды әле” яки “бераз утырып торгачтын, хәл җыйдым”. Ә икенче бер күршебез исә бу сүзне бөтенләй башка төрле итеп әйтә иде: “киләдерием”. “Кызу-кызу атлап киләдерием, абынып та киттем, банкам төшеп тә китте!”

“Нәстәкәй әби

Шулай бер кичне капка төбендә маллар каршылыйбыз. “Әнә теге тау артында нәстәкәй ул, кызым? Безнең кыдыл сыер түгелме?” – дип сорый миннән күрше әби. Аны ишетмәгәнгә салышабыз (әй балачак диген?!), шул кызыл урынына “кыдыл” дип сөйләшү­ен бик кызык күрә идек, тагы-тагы кабатлаттырасы килә. Аның үзен дә артыннан гына “нәстәкәй әби” дип йөрттеләр. “Нәрсә” димәс, “нәстәкәй” дияр иде шул, әле бик аптыраса, “нәмәстәкәй?” дип тә җибәрә.

Җүкә урманында җылан чакты

Икенче бер әбиебез, кайдан килен булып төшкәндер, “җ” хәрефе белән сөйләшә иде. “Җырак (ерак) булды әле бу урман, белсәм бармас идем”. “Җул (юл) арыта шул, балам, түз инде”. “Җил кай җактан (яктан) исә, җангыр (яңгыр) керемне чылатыр микән?” “Җарар (ярар) инде, тизрәк атларбыз, җөрәк (йөрәк) кенә ауыртмасын. Миндәген яшь чакта шулай кызу-кызу атлый идем”. Мин дә димәс – “миндәген” дип сөйләшер иде. Без уйнаганда, аны үчекләп, үзара ул булып сөйләшеп уйный идек: “Җүкә урманында җылан чакты, тизрәк җәрдәм ит, җаный!”

Бер гөнне гоймалар ауды

Аргы якта без кереп йөргән әби исә “к” урынына бик еш “г” хәрефе кулланып сөйләшә иде: “гургып (куркып) торам әле менә, бер гөнне (көнне) дә җил исеп, гоймаларны (коймаларны) аударган иде...” Ул кайсы яктан авылга килен булып төшкәндер, кайда шулай сөйләшә торганнардыр. Ә менә бездә шулай сөйләшү юри телне бозып сөйләшкән кебек тоела иде ул чакта, мин аның ялгышып китеп, “безнеңчә – дөрес итеп” сөйләшә башлавын көтә идем. Әмма әбиебез үзенең теленә тугры калды, бакыйлыкка күчкәнче үз диалектында сөйләште. Ул мәрхүм булгач, авылдан иптәш кызымнан хат алдым, авыл яңалыкларын язганда, ул нәкъ аныңча “Фатыйма әби дә гитеп барды, үткән гөнне җирләдек” дип язганы хәтердә.
Минем үземнең нәнәйдә дә ят сүзләр бар иде, ул “өй” димичә, “ызба” дип сөйләшә иде. Мәктәпкә беренче сыйныфка керә дими, “төшә” дип әйтә иде. Алдагы елга дими – “яренгә” дип әйтер иде.
Менә шул әбиләрне, нәнәемне искә алып, сагынып утырдык бүген.

Безнең җакта
җомшак сүләшәләр,
Көлеп тора безнең
җак теле...
Диалект сүзләр белән кызыксыну шул бала чактан калгандыр инде. Аларны язып барган дәфтәрем бүгенге көнгә хәтсез генә калынайган. Хәзер инде диалект сүзләр турында мин фәнни китаплардан укып та, ару гына беләм (“Ару” дигәннән, искә төшеп китте әле, бер апа “матур” диясе урынга гел генә “ару” дип сөйләшә иде. Яңа күлмәк киеп чыксаң, “ай, күлмәгең ничек ару!” дип әйтер иде). Студент еллары Казанда үткәнлектән, дәфтәрнең бик күп өлешен шул елларда тутырылган язмалар алып тора. Анда инде күбрәк Кукмара, Минзәлә, Чабаксар, Норлат, Баулы, Сергач, Себер татарларының сөйләм үзенчәлек­ләреннән мисаллар теркәлгән. Кайбер сүзләрне мисалга китерәм: цәцәк – чәчәк, цәй – чәй, пыцах – пычак, астыган – карлыган, фәрдә – пәрдә, көлле – бөтен, әрә – пычкы, гүләвек – күлләвек, катчан – кайчан, цәпе – тастымал, кутаз – кыңгырау, җәйләү – чәй тәлинкәсе, болдыр – балкон, өге – мәче башлы ябалак, кәҗүнкә – келәт, тустак – чүмеч (кайбер районнарда кружка мәгънәсендә), алга бак – алга кара, мөеш – почмак, яфрак, себерке – мунча миллеге, шеш – чәнечке, йөрәк әйләнү – күңел болгану, арка-биле юан – таза, юан кеше.
Менә шундый сүзләр. Аларны барлаганда, Роберт абый Миңнуллинның “Безнең җакның теле” дигән шигыре искә төшә.
Безнең җакта җомшак сүләшәләр,
Көлеп тора безнең җак теле –
Безнең җакның җанлы, тере теле,
Башка җаклар өчен җат теле.

Безнең җакның теле матур ул әй,
Үзе җитди, үзе җор кебек.
Сүләшепләр генә туеп булмай,
Безнең җакның теле җыр кебек.

Җырларыбызны да шушы телдә
Сиптерәсе безгә, сиптерәсе.
Башкорт аны, башкорт шивәсе, ди,
Татар өчен – татар шивәсе.

Моның бер дә аптырарлыгы юк,
Матур телгә хуҗа табыла.
Чөнки ул бит
чишмә булып җырлай,
Сөнкәебез булып агыла.

Безнең телдән кемдер көлә икән,
Колагыма да мин элмәем.
Аның кебек татлы, якты телне,
Якын телне башка белмәем.

Гомер буе шулай сүләштем мин,
Рәхәтләнеп шулай сүләем.
Шушы телем белән туганмын мин,
Шушы телем белән үләем!

Килешәсездер, дуслар, искиткеч матур һәм тирән мәгънәле юллар.
Алдагы санда без диалектларны фәнни яктан карап, алар нинди төркемнәргә бүленгәнлеген барларбыз. Ә әлегә, әйдәгез, сездә нинди диалект сүзләр яшәве турында сөйләшеп алыйк. Сездән хатлар көтеп калабыз, хөрмәтле гәзит укучылар!

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102

Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас