+7 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
11 Сентября , 14:55

Уфада «Ватан көче – сила Отчества» V Республика форумы узды

Уфада «Ватан көче – сила Отчества» V Республика форумы узды. Ул 1000нән артык якташны – меценатларны, волонтерларны, махсус хәрби операция геройларын, актив яшьләрне, Башкортстан язмышына битараф булмаган кешеләрне, шулай ук Русия төбәкләрендә яшәп, республика үсешенә өлеш кертүләрен дәвам итүче якташларны берләштерде.

Уфада «Ватан көче – сила Отчества» V Республика форумы уздыУфада «Ватан көче – сила Отчества» V Республика форумы узды
Уфада «Ватан көче – сила Отчества» V Республика форумы узды



Форум «Атайсал. Туган як мотивлары» милли киемнәр күрсәтүдән башланды. Күрсәтү бүген билгеләп үтелә торган Милли кием көненә багышланды.

Чара Бөтендөнья башкорт корылтае, «Хатын-кыз бәхете территориясе» проекты, «Һылыукай» модель агентлыгы һәм республика дизайнерлары катнашында оештырылды.

Күрсәтүдә башкорт традицион костюмнарын тегү остасы, башкорт милли киемнәрен реконструктор Гөлсем Хөсәенова, «Сәрби» ательесы җитәкчесе, Евразия этнодизайнерлар ассоциациясе әгъзасы Сәимә Хәсәнова, «Ай-бренд» брендына нигез салучы Артур Искужин, Башкортстанның атказанган рәссамы Раушания Бәдретдинова, «МИНЗИФА» брендына нигез салучылар Әлфия һәм Гөлфия Хамматовлар әзерләгән костюмнар тәкъдим ителде.

Сәламләү сүзе белән Бөтендөнья башкорт корылтае Президиумы рәисе, Русия Дәүләт Думасы депутаты Эльвира Айткулова чыгыш ясады. Ул форум кунакларын Милли костюм көне белән котлады һәм этнокүрсәтүнең үзенчәлекләрен билгеләп үтте.

Фото: Светлана Садыйкова

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас