+20 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
15 Сентября , 06:55

Ике хатынны коткарган

Башкортстанда алтынчы сыйныф укучысы ике пенсионерны суга батудан коткарган.

Ике хатынны коткарганИке хатынны коткарган
Ике хатынны коткарган
Хәйбулла районының Акъяр авылында алтынчы сыйныф укучысы Жасмин Уракова Сакмар елгасына төшкән ике өлкән яшьтәге хатын-кызны коткарган. Бу хакта район хакимияте хәбәр итә.

Кыз ике пенсионерның көчле агым аркасында судан чыга алмаганын күргән. Жасмин аптырап калмаган: кабартылган матрасны хатын-кызларның берсенә ыргыткан, икенчесенә ярга чыгарга булышкан.

Хакимият мәгълүматлары буенча, Жасмин «Таналык» бассейнында йөзү белән шөгыльләнә. Бу күнекмәләре аңа авыр хәлдә югалып калмаска һәм батырлык күрсәтергә ярдәм иткән. Киләчәктә ул зоолог булырга ниятли.

Район хакимияте Жасминга Рәхмәт хаты тапшырды.
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас