+14 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
17 Сентября , 07:20

Корылтай - иң актив төбәк парламенты

VIII чакырылыш Дәүләт думасындагы эш нәтиҗәләре буенча Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтае Русиянең иң актив төбәк парламенты булды. Мондый мәгълүматларны «Ведомости» гәзите ил төбәкләре башлангычларын закон чыгару эшчәнлеген тәэмин итү системасы мәгълүматларына нигезләнгән анализында китерә.

Корылтай - иң актив төбәк парламентыКорылтай - иң актив төбәк парламенты
Корылтай - иң актив төбәк парламенты
2021 елның октябреннән Башкортстан парламентарийлары Дәүләт думасына 55 яңа закон проектын керткән. Бу Русия төбәкләре парламентлары арасында иң югары күрсәткеч. Башкортстан Брянск өлкәсеннән - 14 , Санкт-Петербургтан 16 башлангычка алда бара. Лидерлык республика депутатларының төбәк көн тәртибе белән генә чикләнмәвен һәм федераль законнар үсешендә эзлекле рәвештә катнашуын күрсәтә.

Тагын 12 башлангыч алдагы чакырылышлардан карауга күчкән. Статистикада барлыгы 67 закон проекты исәпкә алынган: алтысы кабул ителгән, сигезе карауда, 43е кире кагылган, тагын алтысы инициаторлар тарафыннан кире алынган.

Корылтайның активлыгы тәкъдимнәрне әзерләүгә ышанычны һәм республиканың федераль власть органнары белән эчтәлекле диалог алып бару сәләтен чагылдыра. Башкортстан төбәк тәҗрибәсе анык закон карарларына күчерелүче мәйданчык булып тора. Мондый хәл тотрыклы эш элемтәләре, көчле юридик экспертиза һәм депутатларның бөтен ил өчен әһәмиятле башлангыч өчен җаваплылык алырга әзерлеге исәбенә формалаша.

«Минченко консалтинг» башлыгы Евгений Минченко Башкортстан лидерлыгын шул исәптән 2009-16 елларда Русия Президентының Эчке сәясәт идарәсе башлыгы урынбасары булып эшләгән Радий Хәбиров тәҗрибәсе белән бәйли. Аның сүзләренчә, төбәк парламентлары, кагыйдә буларак, федераль үзәк белән килештерелгән башлангычларны алга сөрә, аларны гамәлгә ашыру субъектларга тапшырыла. Башкортстан Башлыгы тәҗрибәсе республикага федераль көн тәртибен төгәл исәпкә алырга һәм закон чыгару тәкъдимнәрен әзерләгәндә эш координациясен төзергә ярдәм итә.

Дәүләт җыелышы-Корылтайның беренче урын алуы киләчәктә федераль дәрәҗәдә республика экспертизасын алга этәрү өчен нигез булып тора. Киләсе бурыч - эшнең югары тизлеген саклап калу, хокукый әзерлекнең сыйфатын күтәрү һәм Дәүләт думасы тарафыннан хупланылучы башлангычлар өлешен киңәйтү. Бу Башкортстанда тупланган тәҗрибәне илнең башка төбәкләре таратырга мөмкинлек бирәчәк.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 2020-22 елларда күп кенә төбәк хокукый актларының пандемиягә каршы көрәшкә һәм икътисадка ярдәм итүгә юнәлтелүен берничә тапкыр билгеләп үтте. 2024-26 елларда юнәлеш махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм чараларына күчте.

Дәүләт җыелышы-Корылтайның Фән, мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт комитеты рәисе Айбулат Хаҗин бу уңайдан түбәндәгеләрне белдерде:

- Дәүләт җыелышы-Корылтайның алдынгы урынны яулавы бик куыанычлы. Без 67 закон проекты керттек, бездән соңгы субъектныкы 14кә азрак. Монда республика Башлыгының федераль үзәк белән көчле позициясен, җитди тәҗрибәсен, белемен билгеләп үтәргә кирәк, икенчедән, бу безнең көчле законнар чыгару мәктәбе булу белән аңлатыла. Ил өчен авыр вакытларда - пандемия, СВО чорында без шушыларны үткәрүне җиңеләйтү өчен законнар чыгару эшенә тагын да ныграк бирелдек. 2020-22 елларда чыгарылган законнар башка төбәкләр өчен дә үрнәк булды. СВО вакытында яугирләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәмгә кабул ителгән законнар буенча без тагы алдынгы урыннарда. Барлык башлангычларыбыз халыкта да хуплау таба, актив гамәлгә ашырыла. Киләчәктә яңа чакырылыш Дәүләт думасы депутатлаоры белән актив хезмәттәшлек итәрбез дип ышанам.
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас