Семинарны Идарә рәисе урынбасары, Президент грантлары фонды генераль директоры урынбасары Иннокентий Дементьев үткәрде.
Очрашуда тыюлыклар һәм милли парклар хезмәткәрләре, кыргый хайваннарны тернәкләндерү үзәкләре белгечләре, коммерциягә карамаган оешмалар вәкилләре һәм кыргый табигатьне саклау белән шөгыльләнүче гражданнар катнашты.
– «Президент табигать фонды» 2025 елда Русия Президенты указы нигезендә төзелде. Безнең төп юнәлеш – кыргый табигатьне һәм биотөрлелекне саклау өлкәсендә гражданнарның башлангычларына ярдәм итү. Башкортстан – грант ярдәме алуда актив төбәкләрнең берсе. Ике ел дәвамында конкурс үткәрү барышында без бөтен ил буенча 321 проектны хупладык, шуларның 11е – Башкортстаннан, – дип шәрехләде Иннокентий Дементьев.
Семинар барышында катнашучылар Русиядә экологик проектларга грант ярдәме күрсәтүнең ничек оештырылуы һәм Президент табигать фондының агымдагы конкурсына ничек дөрес гариза бирү кирәклеге белән танышты.
Конкурска гаризалар 1 сентябрьдән 30 сентябрьгә кадәр кабул ителә. Фонд конкурсларының үзенчәлеге шунда: гаризалар ике этапта бирелә. Башта экспертлар бәяли торган проект идеясен тәкъдим итү дә җитә. Әгәр ул хупланса, проектны эшләп бетерү һәм киләсе этапка гариза бирү өчен грант алучыларга ярдәм күрсәтелә.
Семинарда катнашучылар шулай ук «Тыюлык стипендиясе» фондының стипендия программасы шартлары белән танышты. Сайлап алуда махсус сакланылучы табигать территорияләре системасын үстерүдә яки табигатьне саклауда катнашу планы булган студентлар катнаша ала.
Сайлап алу йомгаклары буенча барлыгы 110 стипендия биреләчәк.
Презентациядән соң Иннокентий Дементьев катнашучыларның сорауларына җавап бирде.
Фото: Индира Мирхәйдарова.