

Күнгәктә сайлау көннәрендә авыл тормышының төрле өлкәләрендә хезмәт куючы кешеләр дә тавыш бирүдә катнаша. Алар арасында «Тулпар» балалар бакчасы коллективы да бар. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе хезмәткәрләре сайлау хокукыннан файдаланып, участокка бергәләп килгән.
Быелгы Бердәм тавыш бирү көннәрендә Русия Дәүләт Думасына IX чакырылыш депутатларын сайлау белән беррәттән, Башкортстанда Дәүләт Җыелышы-Корылтайга өстәмә сайлаулар, Уфа шәһәр Советы депутатларын, шулай ук кайбер район һәм авыл җирлекләрендә депутатларны төп һәм өстәмә сайлаулар уза.
Күнгәк авылындагы 930нчы участокта да тавыш бирү процессы өч көн дәвамында дәвам итәчәк.