+6 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
19 Сентября , 17:00

"Мәдәният берләштерергә сәләтле"

«Сайлаулар-2026» Иҗтимагый матбугат үзәгендә сәясәт белгечләре катнашлыгында «Русия халыклары бердәмлеге елы: ни өчен җәмгыятьнең берләшүе тотрыклылык факторына әверелә» дигән дискуссия мәйданчыгы узды. Спикерларның берсе - сәясәт белгече, Башкортстан Башлыгы каршындагы БАГСУ укытучысы Игорь Зөбәйдуллин.

"Мәдәният берләштерергә сәләтле""Мәдәният берләштерергә сәләтле"
"Мәдәният берләштерергә сәләтле"
Ул кешеләрне берләштерү нигезе мәдәният булган һәм шулай булып кала, дип белдерде.

Мисал итеп ул Башкортстан тәҗрибәсен китерде, анда төбәкнең мәдәни күптөрлелеген күрергә мөмкинлек бирә торган чаралар даими үткәрелә. Алар арасында-Бөтенрусия балалар фольклориадасы, «XXI гасыр славяннары» фестивале һәм Милли кием көне.

"Менә бу чаралар безнең төбәктә яшәүче һәр халыкның милли үзенчәлекләрен күрергә һәм шул ук вакытта, барлык мәдәни аермаларга карамастан, без барыбер бердәм милләт — бердәм халык, русиялеләр икәнебезне күрергә мөмкинлек бирә", — дип билгеләде Игорь Зөбәйдуллин.

Ул балалар бакчалары педагог- тәрбиячеләре, мәктәп укытучылары, колледж һәм югары уку йортлары укытучылары роленә аерым тукталды. Аның фикеренчә, бу җәһәттән республика Башлыгы Радий Хәбировның вузара кампуста туган телләр һәм әдәбият укытучылары белән очрашуы үрнәк булып тора.

"Нәкъ менә туган тел һәм туган әдәбият педагоглары үз милләтеннән булуны да, шул ук вакытта бер илдән булуны да күзаллауны формалаштыра. Шуңа күрә, минем фикеремчә, нәкъ менә мәдәният берләштерергә сәләтле", - дип ассызыклады политолог.

Дискуссиядә катнашучылар җәмгыятьнең берләшүе бүген абстракт идеягә түгел, ә төбәкнең һәм тулаем илнең тотрыклылыгы факторына әверелә дигән фикергә килде.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас