+6 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
19 Сентября , 15:10

Сайлауларның гаделлегенә шик булырга тиеш түгел

"Сайлаулар -2026" Иҗтимагый матбугат үзәгендә сәясәт белгечләре катнашлыгында «Сайлаучы, кандидат, күзәтүче: катнашу, җаваплылык, ышаныч» дигән дискуссия мәйданчыгы узды.

Сайлауларның гаделлегенә шик булырга тиеш түгелСайлауларның гаделлегенә шик булырга тиеш түгел
Сайлауларның гаделлегенә шик булырга тиеш түгел
Мәйданчык спикерлары - Башкортстан Башлыгы каршындагы Кеше хокуклары һәм гражданнар җәмгыяте институтларын үстерү советы рәисе Зөлфия Гайсина һәм Башкортстан Башлыгы каршындагы Кеше хокуклары буенча Совет комиссиясе рәисе, Коррупциягә каршы көрәш, хокук саклау органнары белән хезмәттәшлек буенча комиссия рәисе Валех Аббасов чыгыш ясады.

Зөлфия Гайсина билгеләп үткәнчә, сайлаулар темасы бай тормыш тәҗрибәсе булган кешеләргә аеруча якын.

"Сайлаулар шактый авыр узган 2000 еллар искә төшә, чыннан да сайлаучыларның да, кандидатларның да хокукларын бозу очраклары күпсанлы суд процесслары, шау-шулы җәнҗаллар булган вакыт иде ул. Хәзер без бөтенләй кире картинаны күзәтәбез. Безнең сайлау участоклары асылда тәртип бозуларсыз эшләргә өйрәнде инде. Бу минем өчен юрист буларак иң мөһиме", - дип белдерде политолог.

Аның фикеренчә, сайлаучыларда бүген сайлауларның гаделлегенә шик булырга тиеш түгел.

"Хәзер кешеләрдә, сайлаучыларда сайлауларның гадел, Русиядә дә, Башкортостанда да булган барлык норматив-хокукый актларда каралган дәрәҗәдә узуына бернинди шик булырга тиеш түгел", - дип ассызыклады спикер.

Ул республиканың Иҗтимагый палатасына күзәтүчеләрне әзерләү эшләре өчен аерым рәхмәт белдерде.

"Минем республиканың Иҗтимагый палатасы эшенә рәхмәт белдерәсем килә. Узган сайлаулардагы кебек үк, бу сайлауларда да алар 13 мең диярлек күзәтүче әзерләгән. Бу - законнарны, сайлау хокукларының ничек гамәлгә ашырылырга тиешлеген белгән, барлык кандидатларны, сайлау комиссиясе әгъзаларының нинди гамәлләр башкарырга тиешлеген, сайлаучыларның нинди хокуклары булуын белгән кешеләр пулы", - диде Зөлфия Гайсина.

Сайлау нәтиҗәләренә ышаныч турында сөйләгәндә, ул партияләр эшенең роленә игътибар итте.

"Сайлаулар нәтиҗәләре - әлеге партияләрнең эш нәтиҗәсе. Минемчә, эшләргә кирәк — һәм шул вакытта синең тарафдарларың да күп булачак", - дип йомгаклады белгеч.

Валех Аббасов аның өчен халыкның сайлауларга ышанычының иң югары күрсәткече булып килү күрсәткечләре торуын билгеләп үтте.

"Төбәкләр, шул исәптән Башкортстан күрсәткән сайлауга килүнең югары күрсәткечләре гражданнарның сайлау нәтиҗәләренә генә түгел, ә сайлау процессына да ышаныч белдерүе турында сөйли», — дип ассызыклады ул.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас