

Тавыш бирүне Үзәк сайлау комиссиясе, 69 территориаль һәм 3250 участок сайлау комиссиясе тәэмин итте. 20 сентябрьдә 15 сәгатькә республикада сайлаучыларның килүе 69,37 процент тәшкил итте.
Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе сайлаучылары белән кайнар элемтә линиясе - 8-800-347-54-54 эшен дәвам итәчәк. Сайлаулар буенча сорауларны 21 һәм 22 сентябрьдә 10.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр бирергә мөмкин булачак.