

Хезмәт эшчәнлеге вакытында җибәрелгән кайбер хаталар киләчәктә пенсия күләменә тәэсир итәргә мөмкин. Алар арасында рәсми булмаган эш, «соры» хезмәт хакы, хезмәт стажындагы өзеклекләр һәм кайбер документларның булмавы бар.
Белгеч сүзләренчә, рәсми рәвештә эшләмәгән очракта Социаль фондка иминият кертемнәре күчерелми. Нәтиҗәдә хезмәт стажы һәм пенсия баллары тупланмый. Шуңа күрә эш бирүченең иминият кертемнәрен вакытында күчерүен тикшереп тору мөһим.
«Соры» хезмәт хакы да киләчәктәге түләүләргә тәэсир итә. Хезмәт хакының бер өлеше рәсми рәвештә күрсәтелми икән, иминият кертемнәре дә азрак була. Депутат хезмәт хакының тулысынча рәсми булуын тикшерергә һәм исәп-хисап кәгазьләрен сорап алырга киңәш итә.
Хезмәт стажындагы озакка сузылган тәнәфесләр дә пенсия баллары һәм стаж күләменә йогынты ясарга мөмкин. Мәгълүматларның дөрес кертелүен Социаль фондның рәсми сайтындагы шәхси кабинет аша тикшерергә була. Хаталарны пенсиягә чыкканчы ачыклау һәм төзәтү җиңелрәк.
Хезмәт кенәгәсе, хезмәт хакы һәм стажны раслый торган башка документларны да саклау мөһим. Алар булмаган очракта пенсияне билгеләгәндә кыенлыклар килеп чыгарга мөмкин.
Эксперт шулай ук салым, штраф һәм кредитлар буенча бурычлар булганда, законда каралган очракларда пенсиядән акча тотып калу мөмкинлеген искәртә. Шуңа күрә бурычларны вакытында тикшереп, финанс йөкләмәләрен үтәп бару мөһим.
Моннан тыш, дәүләт бүләкләре, мактаулы исемнәр һәм башка рәсми бүләкләү документлары булган кешеләргә тиешле өстәмә түләүләр каралганмы-юкмы икәнен ачыклау кирәк.
Белгеч пенсия исәпләүнең дөреслеген һәм барлык документларның исәпкә алынуын Социаль фонд бүлегендә яки аның онлайн-сервислары аша тикшерергә киңәш итә.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102