

2026 елның 1 октябреннән Русиядә гаилә ипотекасын алу шартлары үзгәрә. Финанс министрлыгы мәгълүматларына караганда, яңа кагыйдәләр буенча кредит ставкасы гаиләдәге балалар санына бәйле булачак. Шулай ук кредитның максималь суммасы төбәккә һәм гаиләдәге балалар санына карап билгеләнәчәк.
Төп принцип — балалар саны күбрәк булган саен, ипотека ставкасы түбәнрәк. Яңа шартлар 1 октябрьдән төзеләчәк яңа килешүләргә кагыла.
Башкала төбәкләреннән — Мәскәү, Санкт-Петербург, Мәскәү һәм Ленинград өлкәләреннән тыш — гаиләләр өчен түбәндәге ставкалар каралган:
Шарт буенча, гаиләдәге балаларның кимендә берсе кредит килешүе төзелгән вакытта җиде яшькә җитмәгән булырга тиеш.
Мәскәү, Санкт-Петербург, Мәскәү һәм Ленинград өлкәләрендә ставкалар шул ук категорияләр өчен 2 процентка югарырак булачак. Кредитның максималь суммасы бер балалы гаиләләр өчен — 12 миллион, ике балалы гаиләләр өчен — 15 миллион, калган категорияләр өчен 18 миллион сум тәшкил итә.
Шәхси йорт төзү, аны төзеп бетерү яки җир кишәрлеген сатып алып, соңыннан йорт салу өчен бирелә торган гаилә ипотекасында ставка балалар санына һәм төбәккә карамастан 6 процент булып кала.
Моннан тыш, льготалы ипотека буенча дәүләт субсидиясе бирүнең максималь вакыты 15 ел белән чикләнәчәк.
Финанс министрлыгы яңа тәртипнең гаилә ипотекасын балалар санына карап адреслырак программага әйләндерүгә юнәлтелгәнен белдерә.
Хәзерге вакытта гаилә ипотекасы буенча төп ставка 6 процент тәшкил итә. Аны алты яшькә кадәрге бер баласы булган гаиләләр, ике һәм аннан да күбрәк балигъ булмаган баласы булган гаиләләр, шулай ук инвалид баласы булган гаиләләр рәсмиләштерә ала.
Яңа шартлар 1 октябрьдән гамәлгә керәчәк һәм яңа кредит килешүләренә кагылачак.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102