

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Республика йортында «Туризм сәгате» форматында эшлекле киңәшмә үткәрде. Анда тармакны үстерүнең перспектив юнәлешләре һәм республикага башка төбәкләрдән туристлар җәлеп итү өчен яңа урыннар булдыру мәсьәләләре каралды.
Башкортстанның эшкуарлык һәм туризм министры Светлана Верещагина хәбәр итүенчә, 2025 ел нәтиҗәләре буенча республикага 2,4 миллионнан артык турист килгән. Бу күрсәткеч Башкортстанга Идел буе федераль округының туристлар иң күп килгән өч төбәге исемлегенә керергә мөмкинлек биргән.
Республикада «Башкортстанда озын гомерлелек. Туризм» һәм «Башкорт-белорус озын гомерлелеге» кебек социаль проектлар гамәлгә ашырыла. Быел балалар йортларында тәрбияләнүчеләр һәм инвалидлар өчен Башкортстан буйлап ике көнлек сәяхәтләргә сертификатлар бирү, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаилә әгъзалары өчен бушлай турлар оештыру каралган.
2026 елда республика ярдәме белән кемпинглар һәм юл буе сервисы объектларын булдыру буенча 30 эшкуарлык башлангычы тормышка ашырыла.
Туристлар өчен яңа тәкъдимнәр арасында «Башкортстанда бал ае», «Күпмилләтле Башкортстан» этномәдәни маршрутлары, атлы сәяхәтләр, археологик мирас объектларына турлар һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен инклюзив туризм юнәлеше бар.
Киңәшмәдә Мәләвез районындагы Воскресенск бакыр эретү заводы территориясен үстерү концепциясе дә тәкъдим ителде. Завод артындагы 1,2 гектардан артык мәйданда гастрономия һәм һөнәрчелек ишегаллары, бакча һәм завод бистәсе булдыру планлаштырыла. Биредә 2026 елның октябреннән 2027 елның маена кадәр фестивальләр, һөнәрчелек һәм фәнни мастер-класслар, лекцияләр һәм театральләштерелгән концертлар үткәрү күздә тотыла.
Моннан тыш, Белорет районындагы Тирлән металлургия заводы мәйданын төзекләндерү һәм Уфада Октябрь революциясе урамындагы Софронова-Янчевская йортында Һөнәрчеләр йорты булдыру перспективалары турында сөйләштеләр.
— Туризм — икътисадның мөһим өлеше. Бу — архитектура һәм археология объектларын саклау, эш урыннары булдыру һәм Башкортстанны кунакларга киңрәк таныту мөмкинлеге. Шуңа күрә тармакны үстерү өчен транспорт инфраструктурасын булдырабыз, яңа урнаштыру объектлары төзибез, хезмәтләр төрлелеген киңәйтәбез, — диде Радий Хәбиров.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102