+3 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
29 Сентября , 15:09

Республика көненә нинди чаралар әзерләнә?

title
Республика көненә нинди чаралар әзерләнә?Республика көненә нинди чаралар әзерләнә?
Республика көненә нинди чаралар әзерләнә?

Башкортстанда Республика көненә багышланган бәйрәм чаралары 9 октябрьдән башланып, берничә көн дәвам итәчәк. Бу турыда Башкортстан Башлыгы хакимиятендә узган оештыру комитеты утырышында сөйләштеләр.

9 октябрьдә Русия Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатов исемендәге сыйныф укучыларын «шәйморатовчылар» сафына кабул итү тантанасы узачак. Анда республиканың төрле районнарыннан 600гә якын бала катнашыр дип көтелә.

Республика көнендә Башкортстанның дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы да узачак. Авыл хуҗалыгы министрлыгының Колонна залында төрле тармак вәкилләренә орден, медаль һәм мактаулы исемнәр тапшырылачак. Хезмәт династияләрен дә бүләкләү каралган.

«Башкортстан» дәүләт концертлар залында Республика көненә багышланган тантаналы җыелыш үтәчәк. Анда якынча 800 кеше, шул исәптән дустанә илләрдән килгән мәртәбәле кунаклар катнашачак.

9 октябрьдә Уфада совет партия һәм хуҗалык эшлеклесе Мидхәт Шакировка һәйкәл ачылачак. Ул 1969-87 елларда КПССның Башкорт АССРы өлкә комитетының беренче секретаре булган. Тантанада аның туганнары да катнашыр дип көтелә.

Шул ук көнне масштаблы реконструкциядән соң Уфадагы Ленин исемендәге парк ачылачак. Паркны яңартканда яктыртуга аерым игътибар бирелгән. Шуңа күрә аны ачу тантанасы кич белән узачак.

Бәйрәм программасында Дуслык монументына чәчәкләр салу тантанасы, «Уфа – хезмәт батырлыгы шәһәре» стеласы янындагы ачык һава музеенда самолет макетын урнаштыру һәм Ташкент өлкәсе белән Башкортстан спортчылары арасында ярышлар үткәрү дә бар.

10 октябрьдә республика шәһәр һәм районнарында авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак. Аларның күбесе нәкъ шул көнгә билгеләнгән. Уфадагы «Акбузат» ипподромында исә зур ат чабышлары оештырылачак.

Оештыру комитеты утырышында ярминкәләрне бәйрәм рухында, шул исәптән иҗат коллективлары катнашында үткәрү бурычы куелды.

Бәйрәм чараларын әзерләү дәвам итә. Оештыручылар сүзләренчә, якын көннәрдә калган мәсьәләләр дә хәл ителергә тиеш.

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102

Автор:Денис Таваев