+8 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
30 Сентября , 04:20

Банк хезмәткәре уяулык күрсәткән

Стәрлетамакта банк хезмәткәре Виктория Бикмөхәммәтова 68 яшьлек пенсионерның бер миллион сумын саклап калган.

title
Банк хезмәткәре уяулык күрсәткәнБанк хезмәткәре уяулык күрсәткән
Банк хезмәткәре уяулык күрсәткән
Полиция мәгълүматлары буенча, берничә көн дәвамында билгесез кешеләр, үзләрен ведомстволар һәм ФСБ хезмәткәрләре дип таныштырып, акчаларын саклап калу сылтавы белән хатынны акчаны төрле исәпләргә күчерергә күндергән. Пенсионер банкка акча алу өчен килгәч, уяу хезмәткәр 60 яшьтән соң банк операциясе өчен балаларның янда булуы кирәк, дип хәбәр иткән.

Бу аның улы белән элемтәгә керергә һәм акчаларны күчертмәскә мөмкинлек биргән. Мошенниклык факты буенча җинаять эше кузгатылган.

Актив гражданлык позициясе өчен Виктория Бикмөхәммәтованы Эчке эшләр министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләделәр.


Автор:Резеда Галикәева