+2 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
9 Октября , 14:00

Уфада тыл хезмәтчәне Флүрә Зәйдуллина 95 яшьлек юбилеен билгеләде

Ленин районы хакимияте вәкилләре юбилярга Русия Президентының котлау хатын, истәлекле бүләк һәм чәчәкләр тапшырды.

Добавить в предпочтительные источники Google
Уфада тыл хезмәтчәне Флүрә Зәйдуллина 95 яшьлек юбилеен билгеләдеУфада тыл хезмәтчәне Флүрә Зәйдуллина 95 яшьлек юбилеен билгеләде
Уфада тыл хезмәтчәне Флүрә Зәйдуллина 95 яшьлек юбилеен билгеләде

Бүген Уфада яшәүче тыл хезмәтчәне, сугыш чоры баласы Флүрә Зәйдуллинага 95 яшь тулды. Аны башкаланың Ленин районы хакимияте вәкилләре котлады. Юбилярга Русия Президенты Владимир Путинның котлау хатын, истәлекле бүләк һәм чәчәкләр тапшырдылар.

Флүрә Мөхәммәтгәрәй кызы 1931 елның 9 октябрендә Дүртөйле районының Мәскәү авылында туган. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Бөек Ватан сугышы елларында, әле бик яшь булуына карамастан, кырда эшләгән, Җиңүне якынайтуга үз өлешен керткән.

Хезмәт юлын туган ягына багышлаган: Нижегородка бистәсендәге резина-техник эшләнмәләр предприятиесендә эшләгән, соңрак 161нче заводта хезмәт куйган.

Тормыш иптәше белән бергә өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүген алты оныгы һәм өч оныкчыгының уңышларына сөенеп яши.

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102

Автор:Денис Таваев