+12 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
10 Октября , 11:16

«Әр-Рәхим» мачете яңа төсләр белән балкыды

9 октябрьдә Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров "Әр-Рәхим” Җәмигъ мәчетенең төзелеш мәйданчыгында булды. Республика көне алдыннан биредә гыйбадәтханәнең архитектур-сәнгати яктыртуын кабыздылар.  

Добавить в предпочтительные источники Google
«Әр-Рәхим» мачете яңа төсләр белән балкыды«Әр-Рәхим» мачете яңа төсләр белән балкыды
«Әр-Рәхим» мачете яңа төсләр белән балкыды

Уфаның инвестиция-төзелеш комитеты генеральный директоры Марат Вәсимов аңлатканча, белгечләр мәчет бинасын яктыртуның берничә вариантын тәкъдим иткәннәр. Аларның һәркайсының кичке һәм төнге вакыт өчен, шулай ук төп мөселман һәм дәүләт бәйрәмнәре көннәрендә төсле схемалар җыелмасы бар. Техник һәм дизайнер сынаулары нәтиҗәләре буенча йомгаклау вариантын билгеләгәннәр.

Объектта төрле төстәге һәм төсмердәге 1200 лампа кулланылачак. Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, тәүлекнең караңгы вакытында мәчетнең булачак кыяфәте шәһәр ландшафтына гармонияле рәвештә туры килергә, шулай ук эстетик һәм техник таләпләргә җавап бирергә тиеш.

- Бүген без мәчет янына җыелдык, дога кылдык һәм Республика көненә гыйбадәтханәне яктыртырга булдык. Ул динамик булачак, төрле яктырту вариантлары белән. Уфага кергәндә дә, әлбәттә, “Әр-Рәхим" игътибарны җәлеп итәчәк, – дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. - Алда әле эш күп. Фасадларны бизәүне төгәллибез, аннары эчке бизәлешкә күчәсе бар. Тагын без халык мәчеткә килеп гыйбадәт кылсын өчен зур булмаган зал бүлеп бирергә ниятлибез. Төзелешне хуплаган, бу проектка акча тапкан һәркемгә рәхмәт. Без аны бергәләп һичшиксез тормышка ашырачакбыз, дип ышанам.

 

«Әр-Рәхим» мачете яңа төсләр белән балкыды
«Әр-Рәхим» мачете яңа төсләр белән балкыды
Автор:Ләйсән Якупова