

«Бәхет территориясе», «Уфа хосписы» һәм «Воскресенский соборы» хәйрия фондларының попечительләр советлары рәисе Каринэ Хәбирова Башкортстанның рәсми делегациясе составында Сәмәркандта узучы «Балалар иминлегенә инвестицияләр: киләчәк буыннар өчен тотрыклы һәм гадел үсешкә таба» бөтендөнья саммитында катнаша. Чара 21–22 октябрьдә уза.
Саммитның үзенчәлеге шунда: анда өлкәннәр белән беррәттән балалар һәм үсмерләр дә катнаша, үзләренең бүгенгесе һәм киләчәге турында фикерләрен белдерә. Катнашучылар социаль хезмәтләрнең сыйфаты һәм мөмкинлеге, балалы гаиләләргә ярдәм итү, балалар сәламәтлеге һәм иртә үсеш, инклюзив белем бирү мәсьәләләре турында фикер алыша.
Каринэ Хәбирова шулай ук балалар онкологиясе буенча II халыкара конгрессның югары дәрәҗәдәге сессиясендә катнашты. Конгрессның пленар утырышын беренче ханымнар ачты. Чара кысаларында балалар яман шешенә каршы көрәш буенча беренче ханымнарның халыкара коалициясе дә эшли башлады. Төрле илләрдән килгән белгечләр балаларда онкология авыруларын ачыклау һәм дәвалауның заманча ысуллары турында тәҗрибә уртаклаша.
Сәмәркандта Каринэ Хәбирова «Имкон» тернәкләндерү үзәген ачу тантанасында да катнашты. Бу үзәкләр челтәре сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен мәктәпкәчә белем бирүне һәм комплекслы тернәкләндерүне берләштерә. Балалар психологлар, логопедлар һәм дефектологлар белән шөгыльләнә, дәвалау физкультурасы, массаж һәм башка процедуралар ала. Һәр бала өчен шәхси программа төзелә, барлык хезмәтләр дә бушлай күрсәтелә.
— Биредә баланы көн буена калдырырга мөмкин булган балалар бакчасының булуы аеруча мөһим. Бу — гаиләләргә зур ярдәм. Бала кирәкле процедураларны алуын дәвам итә, ә әти-әнисенең буш вакыты барлыкка килә. Төшке аштан соң балалар бакчасына йөрмәгән 18 яшькә кадәр үсмерләр дә тернәкләндерү хезмәтләреннән файдалана ала. Искиткеч үзәк! Мондый үзәкләр бөтен ил буенча ачылыр дип өметләнәм, — диде Каринэ Хәбирова.
Башкортстанда да шундый ук алымнар кулланыла. 2024 елның октябреннән Уфаның Киров районында, элекке «Салют» шифаханәсе базасында төзелгән «Салют» тернәкләндерү-белем бирү комплексы эшли. Аның мәйданы — 25,7 мең квадрат метр. Комплекс Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән төзелгән.
Ике ел эчендә биредә якынча 14 мең бала ярдәм алган. Алар арасында Чиләбе һәм Ырынбур өлкәләреннән, Татарстаннан килгән балалар да бар. Комплекс составына көненә 250 кешене кабул итү мөмкинлеге булган тернәкләндерү үзәге, медицина блогы белән стационар, балалар психоневрологиясе һәм эпилептология үзәге, шулай ук 192 урынга исәпләнгән «Йондоз» белем бирү үзәге керә.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102