+4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 июнь 2021, 15:05

Бала 20 литрлы чиләккә егылып төшкән...

Ә аңа дезинфекция эремәсе салынган була.

Ә аңа дезинфекция эремәсе салынган була.

Сахалинның Ноглики авылындагы балалар бакчасында сабый дезинфекция эремәсе салынган чиләккә егылган. Бу хакта өлкә буенча Сәламәтлек саклау министрлыгына сылтама белән ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
Вакыйга дүшәмбе көнне, 31 май иртәсендә, Ноглики авылындагы “Каенкай” балалар бакчасында булган. Кызчык инвентарьларны эшкәртү өчен химик сыеклык салынган 20 литрлы чиләккә егылып төшкән. Чиләк авып, сыеклык идәнгә түгелгән. Сабыйны бакча хезмәткәре тотып калырга өлгергән.
Балага шунда ук беренче ярдәм күрсәткәннәр. Хәзерге вакытта ул Сахалин өлкә дәваханәсендә ята. Ведомствода белдерүләренчә, чиләктәге химик чара аз концентрацияле булган, шуңа күрә баланың гомере һәм сәламәтлеге өчен бернәрсә дә янамый. Кызның хәлен табиблар канәгатьләнерлек, дип бәяли, бала үзен яхшы хис итә.
Төбәк Тикшерү комитетында хәвефсезлек таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган, дип яза “REGNUM” басмасы.

Фото: Известия/Михаил Терещенко
Читайте нас: