+4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 апрель 2021, 17:21

Бала белән хатын-кыз янып үлгән...

Благовар районында коточкыч янгын булган.

Благовар районында коточкыч янгын булган.

Башкортстанның Благовар районы Языково авылында янгын чыккан. Утта ике кеше һәлак булган, алар арасында бер бала да бар.

Генерал Шәйморатов урамындагы торак йортта янгын турында хәбәр дежур постына 14:02 сәгатьтә килгән. Беренче янгын сүндерү-коткару бүлекчәсе килеп җиткәндә 5х8 метрлы бүрәнә өй эчендә ачык яну күзәтелгән. 14:26 сәгатьтә янгын сүндерелгән.

Фаҗига урынын тикшерү барышында ике үлгән кеше табылган: 1987 елда туган хатын-кыз һәм 2015 елда туган малай. Шулай ук янгын нәтиҗәсендә 2018 елда туган малай зыян күргән, ул Языково авылы үзәк дәваханәсенә китерелгән, аның хәле авыр, дип белдергән табилар.

Әлеге вакытта янгынның сәбәпләре ачыклана.

Фото: Башинформ
Читайте нас: