+18 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 июнь 2021, 12:10

Баланың күзен кош чокыган...

Бу тетрәндергеч хәл шушы көннәрдә Салават районында булган.

Бу тетрәндергеч хәл шушы көннәрдә Салават районында булган.

Башкортстанда бала ерткыч кош һөҗүм иткәннән соң күзсез калган. Бу хәл шушы көннәрдә Салават районында булган.

Урындагы “Юрюзань” гәзите хәбәр итүенчә, Юныс авылыннан берничә бала Тәкәй авылы янындагы елгага су коенырга барган. Кире кайтканда бер малай үлән арасыннан ябалак баласын табып алган. Моны күргән әни кош баласын якларга ташлана. Ябалак, малайга ташланып, аның күзен чокып ала. Баланы дәваханәгә илтәләр, әмма җәрәхәтләнгән күзне табиблар да саклап кала алмый. Аңа Уфада берничә операция ясаганнар.

Белгечләр аңлатуынча, баласына куркыныч янаганда, күп кенә ерткыч кошлар кебек үк, ябалак та һөҗүмгә ташлана.

Балаларга табигатьтә сак булырга кирәклеген без, өлкәннәр, аңлата алсак иде.
Фото: bashinform.ru
Читайте нас: