+29 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 февраль 2021, 19:30

Баланы төнге икедә мәктәпкә җибәргәннәр...

Ап-айнык ата-ана нигә мондый адымга барган?

Ап-айнык ата-ана нигә мондый адымга барган?

Чиләбе өлкәсенең Златоуст шәһәрендә әти-әниләр, сәгатьләре ватылу сәбәпле, баланы төнлә мәктәпкә озатканнар. Бу хакта “Челябинск сегодня” хәбәр итә.
Төнге икеләр тирәсендә коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре рюкзак аскан ун яшьлек малайны күреп кала. Алар баланың урамда нәрсә эшләве белән кызыксына, ә малай мәктәпкә баруы турында әйтә.
Шуннан соң эшчеләрнең берсе укучыны өенә кайтара, ә әти-әнисе моңа бик нык гаҗәпләнә. Аларның сүзләренә караганда, аларның сәгатьләре туктаган һәм алар баланы ялгыш мәктәпкә җибәргәннәр. Эшче сүзләренә караганда, малайның әти-әнисе бу вакытта аек булганнар.
Әти-әниләр, балаларны төнлә урамга чыгарып җибәрүдән сак булыгыз. Мондый хәлләр килеп чыкмасын өчен сәгатьләрегез һәрчак төзек булсын. Ярый әле бу баланың бәхетенә, яхшы кешеләр туры килгән.

Фото: activityedu.ru
Читайте нас: