+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 гыйнвар 2021, 17:44

Бармагына чәч уралганга... скорый чакыртканнар

Нинди генә хәлләр юк бу дөньяда! Кайбер кешеләрнең кылыгына шаклар катасың! Менә бер әти белән әни сабыйларының бармагына чәч уралганны сәбәп итеп кенә "Ашыгыч ярдәм" чакырткан.

Нинди генә хәлләр юк бу дөньяда! Кайбер кешеләрнең кылыгына шаклар катасың! Менә бер әти белән әни сабыйларының бармагына чәч уралганны сәбәп итеп кенә "Ашыгыч ярдәм" чакырткан.

Бармакка чәч уралу һич кенә дә "Ашыгыч ярдәм" чакыртырга сәбәп була алмавын аңлап эш иткән инде алар: диспетчерга шалтыратканда: "Балабыз бишегеннән егылды, нишләргә дә белмибез, бик каты бәрелде!" - дигәннәр бит.

Тыны бетеп килеп кергән "Ашыгыч ярдәм" хезмәткәрләре караватында елмаеп яткан сабыйны күргәч тә тынычланган, аның тәнендә бернинди дә җәрәхәт булмаган. "Бала егылмадымыни?" - дип сорагач, әти-әнисе: "Аның баш бармагына каяндыр чәч уралган, кисеп алырга курыктык, я бармагын җәрәхәтләрбез, дип уйладык", - дип җаваплаган.

"Ашыгыч ярдәм" табибы һәм фельдшеры чынлап та сабыйның бармагына чәч уралганын күргәч, аны сүтеп алганнар. Моның, әлбәттә, бер кыенлыгы да булмый. Арытаба сабыйлары өчен артык өлтерәп торучы әти белән әни кешегә "Ашыгыч ярдәм"не нинди очракларда чакырырга кирәклеге турында лекция тыңларга туры килгән.

Әлеге гыйбрәтле хәл Мәскәү өлкәсендә теркәлгән, тик ул күпләр өчен сабак булсын иде: юк кына сәбәп өчен "Ашыгыч ярдәм" чакырту һич килешә торган гамәл түгел, бу вакытта кайдадыр бик авыр хәлдәге пациент ярдәм көтеп ала алмыйча гомере белән хушлашырга да мөмкин бит.

Фото: mos.ru
Читайте нас: