+30 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
9 Апреля 2021, 09:17

Башкортстанда туризмга җитди игътибар бирелә!

10 апрельдә Уфада "Торатау" Конгресс-холлында 2035 елга кадәр Башкортстанда туризмны үстерү стратегиясен формалаштыруга багышланган стратегик сессиянең икенче этабы узачак.

10 апрельдә Уфада "Торатау" Конгресс-холлында 2035 елга кадәр Башкортстанда туризмны үстерү стратегиясен формалаштыруга багышланган стратегик сессиянең икенче этабы узачак.
Чарада башкарма хакимият органнары, муниципалитетлар, геопарклар, шулай ук иҗтимагый һәм коммерция карамагында булмаган оешмалар вәкилләре катнашачак. Стратегиянең төп максаты - Башкортстанда туризмны үстерү өчен шартлар һәм механизмнар булдыру.
Чара туризм тармагында булган проблемаларга һәм аларны хәл итү вариантларына карата тармакның төп катнашучылары фикерләрен җыю, Русия Федерациясенең башка төбәкләрендә һәм дөнья илләрендә туризмны үстерүнең иң яхшы тәҗрибәләрен карау, 2035 елга кадәр туризмны үстерү стратегиясен гамәлгә ашыру буенча бизнес, хакимият, иҗтимагый оешмаларның үзара хезмәттәшлегенең оптималь ысулларын билгеләү өчен үткәрелә.
Стратегик сессиядә катнашучылар ситуацияне сыйфатлы яхшыртырга һәм максатчан күрсәткечләрне үтәргә мөмкинлек бирәчәк өстенлекле проектлар һәм чаралар исемлеген бергәләп билгеләячәкләр, туристик тармак белән идарә итү өчен оператив һәм ышанычлы белешмәләр алу механизмнары турында сөйләшәчәкләр.
Стратегик сессиянең нәтиҗәсе булып, кирәкле аналитиканы җыю һәм системалаштыру, юл картасы (чаралар картасы) һәм 2035 елга кадәр Башкортстанда туризмны үстерү стратегиясе варианты торачак.
Документны раслау һәм гамәлгә ашыру Башкортстанның үз илебездә һәм чит ил туристларын җәлеп итүче сыйфатлы, көндәшлеккә сәләтле туристлык продуктлары булдырырга, шулай ук тулаем республикада тармак үсешенең төп векторларын билгеләргә мөмкинлек бирәчәк.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте сайтыннан.
Читайте нас