+7 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 июнь 2021, 11:30

Бер атна элек кенә права алган булган...

Башкортстанда юл фаҗигасендә 18 яшьлек егет һәлак булган.

Башкортстанда юл фаҗигасендә 18 яшьлек егет һәлак булган.

Әле узган атнада гына, биш көн элек кенә, Башкортстанның Дәүләкән районында яшәүче 18 яшьлек егет машина йөртү таныклыгы алган булган.

Кичә егет үлемечле юл-транспорт һәлакәтенә тарыган. Дәүләкән - Ивангород трассасының 37нче чакрымындагы авария тәҗрибәсез водительнең гомерен өзгән.

Республика ЮХХДИ мәгълүматлары буенча, егет “Лада Калина” руле артында була һәм машинасы белән кюветка оча. Автомобиль салонында, шулай ук, 26 һәм 33 яшьлек ике ир-егет булган. Икесе дә төрле җәрәхәтләр белән дәваханәләргә озатылган.

Фото: bashinform.ru
Читайте нас: