+18 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 февраль 2021, 18:40

Беренчеләр – командирлар, төпчекләр акча саный...

Кешенең киләчәге гаиләдә ничәнче бала булуына бәйле.

Кешенең киләчәге гаиләдә ничәнче бала булуына бәйле.

Кем яхшырак? Гаиләдә балалар еш кына шушы темага бәхәсләшә. Һәркемнең уңай яклары бар, тик биоэнергетика өлкәсендәге экспертлар кешенең киләчәге гаиләдә ничәнче бала булуга бәйле дип саный.

Беренче балалар. Алар арасында лидерлар күп. Бу хәл беренче баланың ата-аналарга якын булуы, өйдәге проблемалар, борчулар турында хәбәрдар булуы, иртә үзаллылыкка өйрәнүе белән бәйле. Еш кына алар гаиләдә бердәнбер бала була. Нәкъ алар өлкәннәргә ничек ярарга кирәклеген яхшы аңлый.

Уртанчы балалар. Экспертлар сүзләренә караганда, иң бәхетлеләре – уртанчылар. Андый кешеләр хәйриячелеккә ешрак бара. Алар позитив, киң күңелле, ярдәмчел, андыйлар арасында эгоистлар юк диярлек. Мондый балаларны яратудан, игътибардан мәхрүм итәргә ярамый.

Төпчек балалар. Белгечләр билгеләвенчә, кече балалар кыю, еш кына бунтарь холыклы, бернәрсәдән дә курыкмый, энергетикалары көчле. Аларда финанс мөстәкыйльлеккә омтылыш көчле. Мәхәбәттә һәм финанс өлкәдә уңышларга ирешәләр. Белгечләр мондый балаларда кечкенәдән үз-үзенә һәм тирә-юньдәгеләргә җаваплылык хисен формалаштырырга киңәш итә.

Фото:fishki.net
Читайте нас: