+4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 февраль 2021, 17:55

Берсенә - яшь ярым, икенчесенә - дүрт ай...

Ятимлек ачысына түзәрме алар?

Пермьдә бер ир-егет 21 яшьлек авырлы хатынын, ә аннары аның әтисен үтергән.
Бу коточкыч хәл кич белән Маяковский урамындагы йортта булган. Чыганаклар мәгълүматлары буенча, ир үзенең хатыны белән ачуланышкан. Хатыны аңа аерылышу белән янаган. Шуннан соң ул берничә тапкыр аңа пычак белән чәнечкән, ә соңрак башын да кисеп алган... Бу вакытта фатирда үтерелгән хатынның ике баласы булган. Аларның берсенә - яшь ярым, икенчесенә - дүрт ай.
Хатынын үтергәннән соң ир аның әтисенә шалтыраткан. Өлкән яшьтәге әти дә кызының аерылышырга теләвен хуплаган булган. Әлеге җинаятьне башкарганнан соң яшь гаилә башлыгы аңа да очрашу билгеләгән. Хатынының әтисен ул подъезд янында каршы алган һәм шунда ук пычак белән аңа да һөҗүм иткән.
Бу вакытта ерак түгел ике полиция хезмәткәре үтеп барган булган. Үтерүче алардан качарга тырышып караган, ләкин аны бик тиз тоткарлаганнар.
Әлеге вакытта фаҗига турында белгән кешеләр үтерүчегә мөстәкыйль рәвештә "самосуд" оештырырга теләгән, дигән хәбәр дә тарала. Моңа юл куймас өчен полиция хезмәткәрләренә җинаятьчене саклап алып калырга туры килгән.
Бу хәл буенча җинаять эше кузгатылган. Үтерелгән хатынның балаларын приютка китергәннәр. Life басмасы мәгълүматлары буенча, үтерүчегә бары тик 26 яшь... Чыкса да, төрмәдән ул инде карт булып чыгачак.
Фото: Яндекс.Дзен
Читайте нас: