+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 Май 2021, 10:54

Дөньяның гүзәллеген күр, сабый!

8 айлык бала үлем белән көрәшә.

8 айлык бала үлем белән көрәшә.
Уфада яшәүче 8 айлык кыз сирәк авырудан интегә. Диана А-да ретинобластомы - ике күзнең дә челтәр катлавы яман шеше. Ул сукыр булып кына калу түгел, шеш сабыйның гомеренә дә яный.
8 айлык Диана әлегә әнисен күрә, ул - аның өчен тулы бер дөнья. Әмма кыз аңлы яшькә җиткәнче бу мөмкинлекне югалтырга мөмкин, табибларның фаразлары шундый. Кызга бу куркыныч диагнозны бер айлык чагында ук куйганнар.
- Мин бер күзенең күрмәвен тиз аңладым, ул уңыннан аерылып тора иде. Безгә ретинобластомга шик куйдылар һәм башка дәваханәгә тикшеренергә җибәрделәр, - ди кызның әнисе. Бу дәваханәдә тагын да хәтәррәк сүзләр яңгырый: сабыйның икенче күзендә дә яман шеш. Хәзер баланың гомеренә дә куркыныч яный.
Кызганычка каршы, безнең илдә мондый авыруларга ярдәм итә алмыйлар. Гаиләгә Швейцария табиблары ярдәм итәргә вәгъдә биргән. Аларга ким дигәндә 20 тапкыр чит илгә очарга туры киләчәк.
- Без җир участогын, гаражны, машинаны саттык. Күрү сәләтен 50 процентка кадәр кайтарырга мөмкин. Әмма моның өчен 5 миллион сум таләп ителә, - ди кызның әтисе.
Әгәр дә сабыйга ярдәм итәргә теләсәгез, түбәндәге исәпкә акча күчерергә мөмкин.

Саклык банкы: 5228 6005 4328 8296 Фото: bash.news

Читайте нас: