+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 гыйнвар 2021, 17:25

"Дистанционно" кияүгә чыгам дип, акчасыз калган

32 яшьлек укытучы кыз үзенең икенче яртысын бик озак эзли. Ниһаять, таба. Кызның йөрәген инстаграм аша чит ил кешесе яулап ала. Тик менә тиздән Елена кәкре каенга сөялеп кала. Алай гына да түгел, ярты миллион сум акчасыннан да колак кага.

32 яшьлек укытучы кыз үзенең икенче яртысын бик озак эзли. Ниһаять, таба. Кызның йөрәген инстаграм аша чит ил кешесе яулап ала. Тик менә тиздән Елена кәкре каенга сөялеп кала. Алай гына да түгел, ярты миллион сум акчасыннан да колак кага.

Булачак кияү үзен Том Джонсон дип таныштыра. Зур компания җитәкчесемен дип кызның ушын ала. Соңгы дүрт елда мин дә Мәскәү шәһәрендә яшим, тик әлеге вакытта Майамидамын, пандемия тәмамлангач та, Русиягә киләм, ди. Ә әлегә әйдә "дистанционно" өйләнешәбез, дип тәкъдим ясый. Мондый шәп кияү эләктерүенә кыз шатланып туя алмый, ризалыгын бирә. Ир-егет аңа электрон почта аша ЗАГСка анкета җибәрә, кыз аны тутыра.
Том тиздән Мәскәүдә 65 миллион сумлык фатир алам, тик менә 5 миллион сум җитеп бетми, ди. 60 миллионын мин түлим, син дә фатир алуда катнашырга тиеш, дип басым ясый. Укытучы кызның, әлбәттә, ул кадәр акчасы булмый. Ул кредит алырга банкка йөгерә, тик аңа андый сумма бирмиләр, бары тик 500 мең сум гына эләгә. Әлеге акчаны Том риелтор хезмәтенә түләргә дип сорап ала. Аннан кызга үзенең Мәскәүгә алган авиабилетын фотога төшереп сала. Ул, әлбәттә, ялган булып чыга.
Лена полициягә йөгерә. Хокук сакчылары алдарның эзенә төшә. Үзен Америка гражданы дип таныштырган адәм Перу кешесе була. Ә кызга ул Мәскәүдән язуы ачыклана. Тиздән полиция алдакчыны кулга ала.

Фото: ruposters.ru
Читайте нас: