+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 март 2021, 16:32

"Хатыныма авыр йөк буласым килми..."

Эшендә авыр җәрәхәт алган ир бүген нишләргә дә белми.

Туймазыда яшәүче 36 яшьлек Илгизәр Усманов, кыйммәт протезны сатып алуда ярдәм сорап, халыкка мөрәҗәгать итә.
Исегезгә төшерәбез: ир узган елның 26 февралендә төнлә эшләгәндә бәхетсезлек очрагы нәтиҗәсендә уң кулсыз калган. Аннары дүрт ай эш бирүче шәхси эшкуар Сәхәветдинов зыян күрүчегә 20 мең сум акча түләгән. Арытаба Илгизәр Усманов "больничный" буенча түләүләр генә алган. "Больничный"ны бер ай элек япканнар, икенче көнне предприятиедән ирне "гранулятор операторы һәм агломерациядә медицина күрсәткечләре буенча эшли алмый, ә җитештерүдә башка вакансияләр юк", дип, эшеннән чыгарганнар.
"Былтыр июльдә директор Сәхәветдинов 200 мең сум компенсация түләде, шуннан соң аңа карата җинаять эшен туктатканнар, - ди Илгизәр Усманов. - Ләкин адвокат миңа сәламәтлеккә әхлакый һәм матди зыян компенсациясе өчен судка дәгъваны дөрес язарга ярдәм итте. Без 2,5 миллион сумга дәгъва бирдек, 27 гыйнварда суд 700 мең сум түләргә мәҗбүр итте".
Узган елның сентябрендә Социаль страховка фонды иргә ике протез биргән. Әмма алар ярдәмендә эшләү мөмкин түгел. Декретта кечкенә бала белән (гаиләдә ике бала) булган хатынына йөк булырга теләми ир. Шуңа күрә кешеләрне кыйммәтле функциональ протез сатып алуга акча җыюда ярдәм сорый.
Яшь иргә ярдәм итәргә теләсәгез, Саклык банкының 4276 0600 3389 5767 санлы картасына акча күчерә аласыз. Ил төкерсә, күл була! Әйдәгез яшь гаиләгә ярдәм кулы сузыйк!
Фото: ufa.aif.ru
Читайте нас: