-2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 март 2021, 09:42

Күршеләре коткарган

Дәүләкәндә яшәүче җиде бала анасы суицид ясарга омтылган.

Дәүләкәндә яшәүче җиде бала анасы суицид ясарга омтылган.

Бурычлары аркасында күпбалалы гаиләгә газ бирүне туктатмакчы булганнар. Дәүләкәндә яшәүче җиде бала анасы Сабина шул сәбәпле үз-үзенә кул салмакчы булган. Куркыныч хәлгә барганчы хатын социаль челтәрләрдәге төркемдә пост яза, анда үз ниятләре турында хәбәр итә. Нәкъ менә шул аны коткара да инде - күршеләре аны туктата һәм фаҗигане булдырмый калырга өлгерә.

«Тормыштан китәм. Гаиләмнең киләчәк язмышы безгә "игелек" һәм «ярдәм иткән" кешеләр намусында! Изге кешеләр, гафу итегез! Бәхетле булыгыз бу изге Дәүләкән җирендә. Бәлки, хәзер әниләр тавышын ишетерләр! Ә мин башкача яши алмыйм!!!!!!! Алмыйм!» Әлеге пост 12 мартта көннең икенче яртысында «Давлеканово и давлекановцы» төркемендә барлыкка килгән.

Хәбәрне иҗтимагый оешма волонтерларының берсе укыган һәм Сабинаның өлкән кызы белән элемтәгә кергән, ул күршеләренә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.
– Без аны коткардык, ул пышылдап кына сөйләшә, әмма исән, - дип сөйли бу хакта «Һәрвакыт янәшәдә бул» оешмасы җитәкчесе Эльвира Нәбиуллина.

Эльвира сүзләренә караганда, алдагы көнне аның йортында кухнядагы торба тишелгән, идәнне су баскан, хатын коткаручыларны чакырткан, әмма бурычлары аркасында аңа газын өзәргә газ хезмәткәрләре килгән. Алар 15 марткача бурычларын түләүне таләп иткән. Моңа кадәр гаиләгә опека хезмәтеннән дә килгәннәр, әмма балаларны тәрбияләүдә бер кимчелек тә тапмаган.

Сабина, 11 мартта республика Башлыгының социаль челтәрдәге сәхифәсенә язып, авыр матди хәлдән чыгуда ярдәм сораган булган.

Фото: гаилә архивыннан.


Читайте нас: